Логотип Идель
Белми калма

SPELL BATTLE: Кытай кызы Маша «маҗаралары»

Менә инде 18 ел давамында 21 февраль көнне Россиядә «Туган тел» көне билгеләп үтелә. Быел да шул уңайдан, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чит ил студентлары арасында Spell battle турнирлары үткәрелде. Искәртеп үтәргә кирәк: Spell battle уены студентларның теләге буенча даими рәвештә оештырылып килә.

20 февраль көнне узган әлеге ярышларда Кытайдан килгән стажер студентлар, рус һәм инглиз телләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр. Чара башлануга ук аудиториядә тиешле атмосфера барлыкка килде: кемдер дусты белән русча сөйләште, ә кемдер зур тырышлык белән дәфтәргә язылган сүзләрне кабатлады.

«Гадәттә, без уен алдыннан сүзләрне аларга әйтеп куябыз, өйрәнергә мөмкинлек бирәбез, ә бу юлы бернәрсә дә әйтмәдек. Дөресен генә әйткәндә, бу уен мине бик куандырды. Студентларга – афәрин!» – дип билгеләп үтте әлеге проект авторы, Spell battle уенына нигез салучы Гүзәл Шәвәлиева.

Нигездә, сүзләр орфографик сүзлектән алына икән. Ләкин университетта дәрес кысаларында үтелгән материалдан артыгы бирелми. Әйтик, бу уенда аларның әйләнә-тирәсендә еш кулланышта булган сүзләр булды: Россия, Кытай, университет, шоколад, каен, мәхәббәт һәм башкалар.

Уен ике җиңүгә кадәр барды, кагыйдәләр буенча, рус һәм инглиз телендәге сүзләрне хәрефләп әйтергә кирәк. Ике команда уенчысы да дөрес җавап бирсә, тагын бер рус сүзе кушыла. Һәр раундтан соң, бер кешегә өстәмә шанс бирелә.

Әмма бөтен катнашучыларның тырышлыгына карамастан, өченче курс студенты ХунМэнни (дуслары аны үзебезчә Маша дип кенә йөртәләр икән) иң яхшы уенчы дип табылды.

Һәр раундта һәркемне узып, кыңгырауга тизрәк басты һәм сүзләрне бер хатасыз хәрефләп әйтеп барды.

«Мин бу уенга бик каты әзерләндем, барлык сүзләрне кабатладым, өйрәндем. Әлбәттә авыр булды, мин җинүгә бик шатмын!» – диде Маша.

Уен азагында барлык уенчыларга «Катнашучы дипломы» тапшырылды.

«Сез бүген үзегезне бик шәп күрсәттегез. Сез рус телен генә түгел, инглиз телен дә әйбәт беләсез. Хәзерге вакытта, нигездә, рус телле илдә торуыгызны исәпкә алганда, бу белемнәрегезнең булуы бигрәк тә мөһим», – дип билгеләп үтте филология фәннәре кандидаты Гөлнара Алеева.

 

Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев