Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» РЕЗИДЕНЦИЯСЕ БЕРЕНЧЕ КАСТИНГКА ЙОМГАК ЯСАДЫ

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале арт-резиденциясенең театр бүлеге Лопе де Вега пьесасы буенча куелучы «Хитроумная влюбленная» спектаклендәге рольләргә кастинг үткәрде. Спектакль резиденциядә күрсәтеләчәк беренче куелыш, бу премьера белән резиденцияне рәсми рәвештә ачып җибәрәчәкләр.

"Безнең театрның төп максаты - профессионалларга эш урыннары бирү, алар Марсель Сәлимҗанов, Юрий Федотов, Михаил Борисов һәм башкалар кебек осталарыбыз салган традицияләрне саклау идеясен күзаллый. "Созвездие-Йолдызлык" арт-резиденциясе – эксперименталь театры түгел, ә бөек укытучыларыбызның тәҗрибәсен һәм белемнәрен киләчәктә саклап калачак, дәвам итәчәк һәм арттырачак иҗади гаилә. Безнең сафлар иң яхшы артистлар белән тулыланды дип ышандырып әйтә алам", - дип сөйләде резиденциянең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Туманов.

Кастингта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Казан театр училищесы, шулай ук Россия театр сәнгате – ГИТИС университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар катнашты.

Комедияне резиденция Советы чакырган режиссер – С.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган, Б.Щукин исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Б.Щукин һәи Е.Вахтангова театр институты магистранты Александр Туманов куйган. Ул Татарстан тамашачысына Казанның яшь тамашачылар театры бинасында куелган Гильерме Фигейредоның «Төлке һәм виноград» пьесасы буенча куелган спектакле белән таныш.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренә караганда, тиздән спектакльнең репетиция процессы башланачак. Ә әлегә репетиторлар төркеме яңа состав белән шөгыльләнәчәк. Алар арасында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов та бар. Алар пластика драматургиясе, актерлык осталыгы һәм хәтта фехтование өлкәсендә дәресләр уздырачак.

"Артистларыбыз яңа сәхнәдә үз матурлыкларын күрә алсын өчен безгә бу күнекмәләрне өйрәтергә кирәк", - дип аңлатты Туманов.

Спектакльдәге рольләр инде бүленүгә карамастан, арт-резиденциянең театр бүлекчәсе тагын бер кастинг уздырырга планлаштыра. Аның көне һәм вакыты бүген узачак резиденция советының беренче утырышыннан соң билгеле булачак.

"Без спектакль белән генә түгел, театр белән дә, концерт, хәйрия эшчәнлеге һәм фестиваль хәрәкәтенең башка проектлары белән шөгыльләнүче кешеләр төркемен туплаячакбыз", - дип ачыклык кертте Дмитрий Туманов.

Утырышта шулай ук театрның алдагы эш планын раслау планлаштырыла.

Туманов «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе театр һәм концерт эшчәнлеге белән генә чикләнмәячәк, дип сөйләде. Биредә профессиональ тавыш яздыру студиясе ачылачак, ул Татарстан муниципаль районнары башлыклары гаризалары буенча йолдызлар өчен бушлай фонограммалар әзерләячәк.

"Безнең эшкә бәяләп бетергесез өлеш керткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенә һәм республиканың Финанс министрлыгына театрга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм", - дип ассызыклады Туманов.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе тамашачылар өчен бу елның ноябрендә ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X