Логотип Идель
Белми калма

“Россия мәктәп укучылары” хәрәкәтенең рәисе кем?

Татарстандагы “Россия мәктәп укучылары” хәрәкәтенең хәзер үз җитәкчесе бар. Хәзер хәрәкәт республикабызның күп мәктәпләрендә җәелә. Шуңа күрә аларны контрольдә тотар өчен махсус җитәкче сайлап алынды.

“Россия мәктәп укучылары” форумында Татарстандагы хәрәкәтнең рәисе итеп «Татарстан республкиасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Салават Галиев сайланды. Бу вазифага барлыгы өч кеше дәгъва кылды. Салаваттан кала, Татарстанның Яшләр Хөкүмәте киңәшчесе Оксана Савельева, «Студентлар лигасы»ның вице-президенты Ксения Рәхимуллина да сайлауларда катнашты. Аларның һәрберсе сайлау алды программаларын төзеде, “Россия мәктәп укучылары” хәрәкәтенең активистлары белән танышты.
Белешмә:

“Россия мәктәп укучылары” хәрәкәте 4 юнәлешне үз эченә ала:

– шәхси үсеш;

– гражданнар активлыгы;

– хәрби-патриотик юнәлеш;

– «Зур мәктәп редакциясе» – мәгълүмати-медиа юнәлеше.

Былтыр Татарстанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә кушылган мәктәпләрнең саны 53 кенә булган. Хәзер бу хәрәкәттә – республикабызның 600 мәктәбе. Шуңа да бу эшне контрольдә тота торган төп состав кирәк. Бүген Россиядә 8000 мәктәп, 9 миллион укучы «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев