Логотип Идель
Белми калма

«Рамазан Фест»: Ураза гаете көнендә Казанда зур гаилә бәйрәме үткәреләчәк

Ураза гаете Казанда һәм Татарстан районнарында бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, халык катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел казанлыларны М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында зур гаилә бәйрәме белән сөендерәчәкләр. Биредә 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00дә «Рамазан Фест» дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана. Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла. Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрәчәк. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар. Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итәчәк. Төп сәхнәдә чараны Айрат Заһриев алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев