Логотип Идель
Белми калма

НИНДИ КАТЕГОРИЯ КЕШЕЛӘР ОНКОЛОГИЯ БЕЛӘН СИРӘК АВЫРЫЙ?

Онколог рак белән сирәгрәк авыручы кешеләр категориясенә кемнәрнең керүен әйтә. Нинди кешеләр онкологик авырулар белән азрак авырый соң?

Нинди кешеләр онкологик авырулар белән азрак авырый? Үпкәләүләр, агрессия һәм башка негатив эмоцияләр окнология китереп чыгара аламы? Әлеге сорауларга үзенең шәхси аккаунтында медицина фәннәре кандидаты, табиб-онколог, хирург Иван Карасев җавап бирә.

- Ачык, аралашучан, бәхетле һәм дөньяга позитив карашта булган кешеләр үз эчләренә бикләнгән, гел кәефсез, агрессив, борчулы кешеләргә караганда сирәгрәк авырый, - дип табиб.

Шулай ук ул, медицинанаң зур тизлектә алга китүенә карамастан, рак күзәнәкләренең ни сәбәпле организмда барлыкка килүен һаман да билгеле булмавын искәртеп уза.

- Бүгенге көндә онкологияне китереп чыгарырга мөмкин факторлар арасында стресс, дөрес тукланмау бар, - ди табиб, - шулай ук начар гадәтләр, хроник ялкынсыну процессы да моңа сәбәп була ала.

Иван Карасев әйтүенчә, бу очракта генетика да мөһим рольне уйный. “Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның онкология белән авыру очраклары күпкә кимрәк”, - дип тә өсти табиб-онколог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев