Логотип Идель
Белми калма

МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ТАТАРСТАННАН ЧЫКМАСКА КИҢӘШ ИТӘ

Татарстан руспубликасы мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә укучы балалары булган ата-аналарга аларны Татарстаннан читкә алып чыкмаска киңәш итә.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә укучы балалары булган ата-аналарга, короновирус сәбәпле, аларны Татарстаннан читкә, ягъни Россиянең башка регионнарына алып чыкмаска киңәш итә. Бу турыда мәгариф министры урынбасары Алсу Асадуллина:

– Россиянең башка өлкәләренә чыгып йөрмәскә киңәш итәбез, чөнки аэропорт, вокзал, туклану урыннарынңа булу балаларның сәламәтлеге өчен куркыныч, ди, - без иртәгә теге яки бу өлкәдә нинди үзгәрешләр килеп чыгуын әйтә алмыйбыз.

Алсу Асадуллина әйтүенчә, бөтен магриф оешмалары да бүгенге көндә ата-аналар җыелышлары уздыра. Алар барышында әти-әнисе белән кая да булса чыгарга ниятләгән балаларның исемлеге ачыклана.

Юлга чыгу планын корган булып та, аннан баш тарткан ата-аналар да бар икән инде. “Укучыларын кая да булса алып барырга уйлаган мәкптәпләр дә әлегә моны кичектереп торачак”, - ди министр урынбасары.

– Әгәр бала чит илдән кайтса (кайсы ил булуы мөһим түгел), 14 көн дәвамында санизоляциядә булырга тиеш. Хәтта үзенең гаилә әгъзаларыннан да аерылып торырга мәҗбүр булачак. Гаиләләрендә өлкән яшьтәге кешеләр булса, бигрәк тә, ди Алсу Асадуллина, ник дигәндә, статистика күрсәтүенчә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр короновируска тизрәк бирешә.

– Барлык атааналарга да киңәшебез шул: чит илдән кайтсагыз, башка гаилә әгъзаларыннан изоляцияләнеп торыгыз. Эшегездәгеләрне һәм мәктәп директорын да кисәтергә онытмагыз, - ди министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев