Логотип Идель
Белми калма

«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырылды.  Әлеге бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» ТР дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә. «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең максаты – Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә популярлаштыру, сөйләм телен үстерү.

Башка еллардан аермалы буларак, 2021 елда бәйге үзгәрешләр кичерде. Моңарчы 7 номинация билгеләнгән булса, хәзер исә алар – 11. Бөек шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына кызыксынуны тагын да арттыру өчен, аңа багышланган музей-экспозицияләр исәпкә алынды. Шулай итеп, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына бәйле булган музейлар үз эшләре хакында сөйләп, экскурсия форматында видеороликлар җибәрә ала. Шулай ук Җәлилнең әсәрләрен төрле халык телләренә тәрҗемә итү максатыннан махсус номинация барлыкка килде. Бәйге быел дистанцион форматта уза һәм үз эченә өч этапны ала:

1 этап – Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар иҗтимагый оешмаларында 2021 елның 10 ноябренә кадәр уза;

2 этап – Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урыннар яулаган катнашучылар арасында зоналарда уза һәм 2021 елның 30 ноябреннән дә соңга калмый төгәлләнә;

3 этапка узган катнашучылар исә жюри тарафыннан карала һәм нәтиҗәдә һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә.

Шунысын да әйтергә кирәк: жюри әгъзалары катнашучылардан Муса Җәлилнең бик үк популяр булмаган шигырьләренә дә игътибар итүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X