Логотип Идель
Белми калма

КЫШ БАБАЙЛАР ПАРАДЫ ҺӘМ ПОПУЛЯР ТАТАР КЫШ БАБАЕ

23 ноябрьдә Казанның Бауман урамында Кыш Бабайлар парады узачак. Анда төрле төбәк-илләрдәге Кыш Бабайлар катнашачак. Мисал өчен, биредә Бөек Устюгтагы Кыш Бабай, Кар кызы, Байкалның Кыш Бабаен, Финляндиянең Санта Клаусын, Удмуртиянең Тол Бабаен, Кыш-Ана, Девица Метелица һәм Кикимора Вятскаяны да күреп булачак. Чара көндезге 12дә башлана.

Моңа өстәп, 24 ноябрьдә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары Арча районының Яңа Кырлай авылындагы резиденциясенә җыелачак. Биредә Могҗизалар урманы ачыла. Әлеге вакыйга шушы резиденциянең 10-еллыгы уңаеннан уздырыла. Чара дәвамында Кыш Бабай белән Кар Кызыннан кала, Шүрәле, Батыр, Убырлы карчыкны да күреп булачак.

Шунысын да әйтергә кирәк: татар Кыш Бабае Россиядә, Дед Мороздан, соң популярлык буенча икенче урынны алган. “ТурСтат” сайты Россия Кыш Бабайларының рейтингын төзегән. Татарстан Кыш Бабае, Бөек Устюгтагы Кыш Бабайдан кала, икенче урынны алган. Әлеге исемлекне төзегәндә Кыш Бабай резиденцияләренең никадәр популяр булуы исәпкә алынган.

Рейтингтагы өченче урынны Карелиядән Морозец Паккайне һәм Талви Укко алган. Шулай ук әлеге исемлеккә Бурятиянең Саган Убген, Удмуртиянең Тол Бабай, Мари Иленең Юшто Кугыза, Мордовиянең Якшамо Атя, Ямалдагы Ямал Ири, Чувашия Хель Мучи, Тываның Соок Ирей исемле Кыш Бабайлары кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев