КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ АЛТЫН ФОНД СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН КҮРСӘТӘ
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларына театрның алтын фондына кергән легендар спектакльләрен күрсәтүне дәвам итә.
21 апрель "Ничек кияүгә чыгарга?" / "Как выйти замуж?";
23 апрель "Өметсез хыяллар" / "Несбывшиеся мечты";
25 апрель "Гайфи бабай, өйлән давай!" / "Гайфи бабай, женись давай!".
Шулай ук күпләрегез яратып өлгергән "Шигъри мизгел", "Тәмле сәгатьтә", "Сорау-Җавап" һ.б. кызыклы рубрикалар белән дә сөендереп тора! Бу атна исә чараларга аеруча бай булачак. 26 нчы апрель татар халкының бөек улы - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Тинчурин театры "Тукай көне" дип аталган әдәби-музыкаль чаралар тәкъдим итә! Театрның рәсми аккаунтларыннан Габдулла Тукайның шигырь-җырларыннан үрелеп барган махсус чыгарылышларны күзәтеп барырга онытмагыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июня 2026 - 10:20
ЧАЛЛЫДА VI ФӘН ҺӘМ ТЕХНИКА ФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК ҮТКӘН?
-
2 июня 2026 - 10:31
Татарстанда 120дән артык укучы «Мәктәп бизнес-старты» финалында катнашты
-
1 июня 2026 - 14:38
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
Нет комментариев