Логотип Идель
Белми калма

КАЗАННЫҢ 19нчы ГИМНАЗИЯСЕНДӘ – ХАЛЫКАРА КОНФЕРЕНЦИЯ

Бу көннәрдә Казанның 19 нчы гимназиясе халыкара масштабтагы мәйданчыкка әверелде. Биредә SWIFT инновацион белем бирү  мәктәпләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл уза.

SWIFT түгәрәк өстәле – ике елга бер мәртәбә оештырыла торган халыкара конференция. Ул халыкара дәрәҗәдәге мәктәпләрнең инновацияләр өлкәсендәге хезмәттәшлеген ныгыту һәм үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырыла. Ә Казанның 19 нчы гимназиясе инде күптәннән SWIFT халыкара мәктәбе статусына ия.

Шуңа күрә 22 октябрь көнне Австралия, Яңа Зеландия, Гонконг һәм Сингапурдан килгән мәктәп директорлары Казанга җыелды. Алар үзара “мәктәптә белем бирү контекстында глобаль хезмәттәшлек алып бару” темасына фикер алышты.

Әйтергә кирәк, мондый чара Татарстанда беренче генә тапкыр уздырыла әле. Шуңа күрә аны республика өчен уникаль дип әйтергә мөмкин. Чит ил кунаклары гимназия укучыларының эшләнмәләре, иҗади эшчәнлекләренә югары бәя бирде, дәресләрдә катнашты, укытучылар белән әңгәмә корды.

Тагын бер мөһим яңалык – әлеге чара вакытында Татарстанның берничә иң яхшы мәктәбе Россия фәннәр академиясе сертификатларын алды. Алар арасында 19 нчы гимназия дә бар. Әйтергә кирәк, бу бик мөһим статус, чөнки Россия фәннәр академиясенең бу исемлегендә нибары 108 шундый мәктәп бар.

Гимназиядә даими рәвештә белем бирүнең яңа методикаларын кулланалар. Мәсәлән, сентябрьдән башлап испан телен укыта башлаганнар. Әйтергә кирәк, дәресләр инглиз телендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев