Логотип Идель
Белми калма

Казанда Skills Bazaar осталар ярминкәсе уза



Әти-әниләрне дә, балаларны да Казанда узучы Skills Bazaar ярминкәсенә чакыралар. 19 май көнне Горький паркында узачак бу эшче һөнәрләр фестивалендә балалар да, олылар да үзләрен флорист, агач остасы, кулинар яки мобиль роботлар ясаучы буларак сынап карый алалар.

Паркта бу көнне 20ләп остаханә эшләячәк. Чарага килгән кунакларга осталар үз һөнәрләре турында сөйләячәкләр, теләгәннәргә бушлай эшләп тә карарга, өйрәнергә мөмкинлек булачак. Шулай башкалабыз кунаклары да, монда яшәүчеләр дә бу көнне кул эшләнмәләре серләренә төшенә алачак, мәсәлән, кайберәүләр кызыл балчыктан үзләре савыт-саба эшләп караса, кайберәүләр пыяла "өрдерә", эреп-ябыштыра, күн эшләнмәләр ясап карый алачак. Шулай ук матурлык серләренә төшендерүче осталар да булачак. Остаханәләр исемлеген ссылка буенча таба аласыз.

Шулай ук чарада катнашачак Идел буе экология компаниясе вщкиллщре килүчеләрне чүпне аерып җыю буенча мастер-класс уздырачак, төрле отходлардан ничек икенчел чимал ясап булганын сөйләячәк. Полиэтилен шешәләрдән пенал ясау, картоннан - уенчыклар, брелоклар, тукымалардан картиналар эшләү буенча мастер-класслар булачак. Ә иң мөһиме - куркыныч чүпләрне аерырга һәм суны сакчыл кулланырга өйрәнү дәресләре. Шулай ук бу оешма ул көнне шунда ук макулатура, пластик шешәләр, пыяла банка һәм шешәләр кабул итү белән дә шөгыльләнәчәк.

Skills Bazaar ярминкәсендә балалар өчен аерым остханәләр булачак. Анда 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балаларны инженер-конструктор, флорист, агач остасы кебек һөнәрләренә төшендерәчәкләр. Шулай ук тукыма тукып, үреп ясалган әйберләр ясарга да өйрәтәчәкләр.

  • Skills Bazaar осталык ярминкәсе 2019 елда узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек чараларының бер өлеше булып тора.

  • Чемпионат Казанда 22-27 августта узачак. Бу - Россия территориясендә уздырыла торган беренче шундый Дөнья чемпионаты булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев