Белми калма
КАЗАНДА ПЛАСТИК ШЕШӘЛӘРНЕ ТАЛОННАРГА АЛЫШТЫРЫРГА БУЛА
Казанда пластик шешәләрне кабул итү буенча беренче автомат "Мега" сәүдә үзәгендә куелган.
Башта әлеге автоматлар бер бутылка өчен 5 сум бирәчәк, дип планлаштырылса да, хәзер куелган автоматлар бераз башка система буенча эшли. Бер бутылка өчен автомат сиңа бушлай каһвәгә талон бирә, тик ул талонны кулланыр өчен "Мега" сәүдә үзәгенең MEGA FRIENDS лояльлек программасына язылырга кирәк, ансыз бу талонның файдасы юк.
Әлегә бу автомат белән кызыксынучылар күп түгел икән, күпчелек кеше шешәләрне шул автомат янында урнашкан чүп савытларына гына атып китүне кулай күрә. Кем белә, алга таба, бәлки, мондый автоматлар да, аларга игътибар да артыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев