Казан үзәгендәге бер бина “Россиянең иң ямьсез 10 бинасы” исемлегенә эләккән

«Кольцо» сәүдә үзәге Россиянең иң ямьсез 10 бинасы исемлегенә эләккән. Әлеге антирейтингны “Russia beyond the Headlines” дип исемләнгән инглиз телендә чыга торган басма әзерләгән. 

Экспертлар билгеләвенчә, сәүдә үзәгенең тышкы ягы ямьсез генә түгел, мәгънәсез дә. Чал тарихлы Казан өчен ул бигрәк тә ятышсыз. “Кольцо” исемлектә җиденче урынны “яулаган”.



Мондый биналар арасында Мәскәүдәге “Grand Furniture” сәүдә үзәге, “Et Cetera” театры, Сочидагы “Marriott” кунакханәсе, “Nautilus” сәүдә үзәге, Тверьдәге “Ryumka” бизнес-үзәге, Костромадагы “Fura” сәүдә үзәге һәм «Санкт-Петербург Плаза» бизнес-үзәге дә бар. Иң соңгылар булып Сарансктагы Россия Почтасы бинасы һәм Владивостоктагы “Clover House” тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    873
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    830
    0
    1
  • 2 июнь 2021 - 12:45
    «БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...» «Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?»
    570
    0
    0

Блоглар