Логотип Идель
Белми калма

Казан тормыш өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург һәм Түбән Новгород тормыш өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре дип табылган. Бу мәгълүмат Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсендә әзерләнгән докладтан алынган. Аның авторлары - Александр Соколов һәм Оксана Руднева, дип хәбәр итә " Би-би-си"ның рус хезмәте.

Галимнәр Россия шәһәрләре рейтингын яшәү өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча төзегән. Ул 25 төрле күрсәткечкә нигезләнгән. Анда шәһәрдә метро булу, уңайлы авиаэлемтә, шулай ук югары уку йортлары һәм театрлар саны да кергән.

Рейтингның иң азагында Новокузнецк, Томск, Владивосток, Барнаул һәм Хабаровск урнашкан. Әлеге Россия шәһәрләре, тикшеренүчеләр фикеренчә, тормыш өчен бик үк уңайлы түгел. Мәскәү икенче һәм өченче урыннарны яулаган Санкт-Петербург һәм Казанны зур аерма белән узган.

Әлеге исемлектә шулай ук Татарстан шәһәрләреннән Яр Чаллы да тәкъдим ителгән. Алар Самара белән 14нче һәм 15нче урынны бүлешә.

Докладтан күренгәнчә, тормыш өчен уңайлы булып саналган шәһәрләр Россиянең Европа өлешендә урнашкан. Галимнәрнең сүзләренә караганда, алар транспорт үтемлелеге ярдәмендә тизрәк үсә.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев