Логотип Идель
Белми калма

Казан мәктәпләрен кем "шартлата"?

Бүген Татарстанда һәркемнең телефонына теге яки бу бинаны эвакуацияләү турында хәбәрләр бер-бер артлы килеп торгандыр. Татарстанның Дәүләт Советы, министрлыклар, банклар, төрле офислар белән беррәттән эвакуация чолганышына мәктәпләр һәм вузлар да эләкте.

Гомумән алганда, бинага бомба куелган дигән аноним шалтыратулардан соң, Казанда 70тән артык объект эвакуацияләнгән. Беренче эш итеп мәктәпләрне, вузларны, кеше күп җыела торган җирләрне тикшерәләр.

Кайсы мәктәпләрдә эвакуция булган
һәм аларда ничә кеше эвакуацияләнгән?


156нчы мәктәп – 859 кеше;


171нче мәктәп – 1358 кеше;


179нчы мәктәп – 1500 кеше;


55нче мәктәп – 940 кеше;


8нче мәктәп – 1080 кеше;


81нче мәктәп – 573 кеше;


72нче мәктәп – 819 кеше;


15нче мәктәп – 512 кеше;


43нче мәктәп – 691 кеше;


31нче мәктәп;


125нче мәктәп;


14нче мәктәп;


1нче мәктәп;


67нче мәктәп;


144нче мәктәп;


25нче мәктәп;


161нче мәктәп;


89нчы мәктәп;


146нчы мәктәп;


137нче мәктәп;


51нче мәктәп;


122нче гимназия – 573 кеше;


12нче гимназия – 306 кеше;


7нче гимназия.


Шулай ук КФУ, КИТТУ-КАИ, КИТТУ (КХТИ), КДЭУ, Казан ветеринар медицина академиясе, ТИСБИ, аграр университет, КДАТУ, Ислам институты, Юстиция Бөтенроссия институты, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, 41нче профессиональ көллият, Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалындагы укучыларны да эвакуацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев