«Казан» бию ансамбле яшь тамашачыларны җыйды

Иң ихлас тамашачыларның кем икәнен беләсезме? Әлбәттә, балалар!

Бүген, 23 ноябрьдә, Ленин исемендәге мәдәният һәм ял йортында «Казан» бию ансамбле яшь тамашачыларга концерт тәкъдим итте. Сәхнәдә үзбәк, ирланд, Корея, рус һәм татар милли биюләре күрсәтелде. Концерт хореографик спектакль өзекләреннән торды, тамашачыларга иң ошаганы - Корея биюе. Укучылар артистларга алкышларын бер дә жәлләмәделәр.

Шулай ук концертта Татарстанның атказанган артистлары чыгыш ясадылар - «Зөләйлә» төркеме, Рөстәм Асаев һәм «Фәридә - Алсу» дуэты.

Дөресен әйткәндә, мондый концертларда яшь тамашачыларның игътибарларын җәлеп итү шактый авыр, әмма бүген залда утыручылар җырчыларга кушылып җырлап, балаларча ихлас күңелдән биеп тә алырга өлгерделәр. Күңелсезләнергә вакыт бер дә юк иде!



Чаткы Ялкынлы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 18 март 2020 - 15:36
    ТӘҮГЕ МӘХӘББӘТ Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга карыймы соң? Ул бит буйга гына түгел, яшькә дә карамый. Мәхәббәт үтмәслек киртәләр юк. Ә тәүге сөю бигрәк тә...Ә Зөлфәтнең йөрәгендә әле бу саф тойгының бөреләнеп чәчәк атар чагы гына. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Мәңгегә шулай яшь, матур, дәртле булырбыз кебек.
    3341
    0
    30
  • 24 март 2020 - 16:21
    ҮЗ ЯЛГЫШЫМ, ҮЗ ЯЗМЫШЫМ Рәмилә, уйларыннан арынып, наушнигын салды да кызының бүлмәсенә керде. Индира скайптан Марс белән аралаша иде. Шулай да әнисен күргәч, экранны сүндереп куйды. Рәмиләнең Хәбир турында бик сорыйсы килә иде. Әмма сүзне башка яктан башлады: “Син, кызым, дәү әниең белән алай дорфа сөйләшмә, ярыймы. Ул бит сиңа яхшылык кына тели”. Әнисенең бу сүзләре ачуын китердеме, Индира йөзен чытты: “Әни, син ул җен карчыгына буйсынып, үзеңне ирдән, мине әтидән яздырдың! Сез икегез дә аның корбаны!
    3017
    0
    32
  • 12 март 2020 - 15:16
    ИЗГЕЛЕК ОРЛЫГЫ Хатын үзен аптыраткан сорауны егеткә бирде: “Улым, танымыйм бит әле мин сине. Кем буласың соң?”.  Кыска кара чәчле,  көчле, матур гәүдәсенә килешле кием кигән ят егет юлдан күзен аермыйча гына кара күзлеген салды да, Саҗидәгә карап елмайды: “Ә болай таныйсыңмы, Саҗидә апа?”. Хатын, нинди генә сабыр холыклы булмасын, гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: “Рәфил балакаем, синме? Кит лә, булмас!”.
    2957
    1
    70

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019