Логотип Идель
Белми калма

Җәйге лагерьга юлламаны интернет аша ал!

Арбаны – кышын, чананы җәен әзерләгән кебек, лагерьга юлламаны да алдан кайгыртсаң, яхшы. Бу эшне хәзер интернет җиңеләйтә. Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама сату онлайн-хезмәте пилот режимында эшли башлады. Быел әлеге проектта республиканың 4 лагере кертелгән.

Проект Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән булдырылган. Быел аңа “Лето” республика үзәгенең 4 лагере – «Пламя», «Пионер», «Мечта» һәм «Чайка» кушылган. Юлламаларны youth.tatar.ru сайтында сатып алырга мөмкин. Профильле сменаларга бер юлламаның бәясе 6500 сумннан алып 12 000 сумга кадәр.

Әлеге системада лагерьның рейтингын, аның турында өстәмә мәгълүматны белергә, юлламны сайлап, аны интернет аша түләргә һәм, кирәк булган очракта, гаризага баланың портфолиосын беркетергә мөмкин. Әти-әниләрнең шәхсән катнашуы гаризаны раслау турында документ килгәннән соң гына кирәк булачак.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

Без барлык хезмәтләрнең дә уңайлы булуын телибез. Шуңа да әлеге онлайн-система булдырылды да инде. Быел сынаганнан соң, аңа Татарстанның башка лагерьләрен дә тоташтырачакбыз. Әлеге сайтта без әти-әниләр һәм балалардан элемтә булдырачакбыз, алар лагерьларга бәя бирәчәк. Шулай итеп, балалар ялы системасын камилләштерелечәк.
Быел Татарстанда 218 мең бала һәм яшьләрнең ялы оештырылачак. Моның өчен Татарстандагы һәм Кара диңгез яры буендагы 118 объект кулланыла. Җәйге вакытта балалар ялы турындагы сорауларга җавапны кайнар линия аша белергә мөмкин: 8(843) 236−61−24, 236−61−26, 236−61−49.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев