Логотип Идель
Белми калма

ДИСТАНЦИОН УКУДА АВЫР БУЛСА, РДШга МӨРӘҖӘГАТЬ ИТ!

Үзизоляция вакытында өй эшен башкару авыр биреләме? Берәр киңәш кирәкме? Әллә үзеңне программадан артта калган, дип саныйсыңмы? Сиңа “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” (“Российское движение школьников”) ярдәмгә килер. Әлеге оешма “Йолдызчыклы күнегү” (“Задача со звездочкой*”) дигән проект башлап җибәргән.

Остазлар командасы – актив студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары укучыларга өйдән белем алган вакытта катлаулы сорауларга җавап табарга булышачак. “Вконтакте” социаль челтәрендә һәр төбәк өчен төркемнәр булдырыла. Анда укучылар мәктәптәге дәресләрдә туган авырлыклар турында сораулар юллый ала. 5нчедән алып 11нче сыйныфка кадәр һәр сыйныф өчен аерым әңгәмә булдырылган. Үз сыйныфыңны сайлап алып, сорау җибәрергә мөмкин.

Волонтерлар тигезләмәне чишәргә дә, дистанцион форматта укыганда, нинди шөгыль табарга икәнлеген дә өйрәтәчәк. Шунысы да бар: остазлар укучы өчен өй эшен әзерләп бирми, ә бары тик мөстәкыйль рәвештә чишелеш табарга, вакытны тигез бүлергә, белем бирү ресурсларында югалып калмаска булышачак.

Белешмә:

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” Россия Президенты тарафыннан 2015 елда булдырылган. Ул 500 000 баланы, Россиянең 19 000 белем бирү учреждениесен колачлый. Хәрәкәт 27 федераль проектны тормышка ашыра. Алар арасында экология, ирекле булышчылык, медиа, спорт, дизайн, үзидарә юнәлешләре бар. Өч проект “Мәгариф” милли проектына кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев