Логотип Идель
Белми калма

“БЕРЕНЧЕ ЛИГА. СТАРТ” КАЙЧАН БАШЛАНА?

15-17 ноябрь көннәрендә “Волга” Яшьләр үзәгендә “Беренче лига” Республика кадрлар программасы активы мәктәбе узачак. Ул беренче курс укучыларын студент тормышына яраклаштыруга юнәлтелгән.

Әлеге программа быел яңартылган форматта уза. Хәзер аңа гаризалар кабул итү башланган. 21 октябрь – 3 ноябрь аралыгында анда вузларда укучы 1нче курс студентлары һәм техникум, көллиятләрдә белем алучы 1-2 курс укучылары гариза тапшыра ала.

“Беренче лига. Старт”та студентлар танылган галимнәр һәм спортчылар, сәясәтче һәм эшмәкәрләр, шулай ук Татарстанның җәмәгать һәм мәдәният эшлекләре белән очрашачак. Моннан тыш, аның катнашучылары өчен мастер-класслар һәм тренинглар узачак. Аларның темасы проект менеджменты, социаль проектлаштыру, журналистика һәм башка өлкәләрдәге лидер һәм профессиональ сыйфатларын үстерүгә багышланачак.

Исегезгә төшерәбез, “Беренче лига” программасы – Татарстанның “Студентлар лигасы”ның кадрлар проекты. Ул актив һәм сәләтле яшьләрне республиканың иҗтимагый эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Беренче курс студентлары ел саен яңа кадрлар потенциалы булып тора. Шуңа да “Студентлар лигасы” да әлегә таныш булмаган чордагы киртәләрне узып, бу оешма эшчәнлегенә кушылу өчен шартлар тудыра.

“Беренче лига” программасы ике этаптан тора – “Старт” һәм “Перезагрузка”. Әлеге проектны, Казаннан кала, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Буа, Лениногорск һәм Тәтеш районнарында да тормышка ашыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев