Белми калма
«АВТОБУС 14..30»: ЯҢА АКЦИЯ СТАРТ АЛА
12 август - 6 сентябрь аралыгында “Татарстан яшьләре” (“Молодежь Татарстана”) хәрәкәте «Автобус 14..30» дип исемләнгән акция уздыра.
«Автобус 14..30» акциясе республиканың һәр районында үтә. Аның кысаларында Татарстан активистлары яшьләр белән очрашып, районда яшәү шартлары яхшырак булсын өчен ниләр кирәк булуы турында фикер алышачак.
Шулай ук әлеге акция барышында Татарстан шәһәрләрендә яшьләр өчен фестивальләр дә оештырылачак. Аларда спорт һәм концерт мәйданчыклары да булыр дип көтелә.
Акция мәктәп укучылары, көллият, университет студентлары һәм башка 30 яшькә кадәрге кешеләрне күздә тотып үткәрелә.
“Төп максатыбыз – яшьләргә үзләрен табарга булышу. Мондый дискуссия яшьләрнең фикерен ишетергә ярдәм итәчәк” , - ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу акция турында.
Автобус республиканың һәр районына барачак. Акциядә барлыгы 10 000 нән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Автобусның маршруты һәм башка мәгълүмат белән “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәтенең Вконтакте һәм Инстаграмдагы битләрендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев