АТА-АНАЛАР ӨЧЕН БАЛА ҺӘМ ТЕЛЕФОН БЕР ДӘРӘҖӘДӘ КАДЕРЛЕ?
Бактың исә, ата-аналарның күбесе буш вакытларын телефонда утырып уздыра икән. Кайчакларда телефон алар өчен балаларына караганда да мөһимрәк...
Бу тикшеренүне New York Post уздырган. Анда 2 меңгә якын ата-ана катнашкан. Сораштырудан күренгәнчә, ата-аналарның күбесе үзләренең телефонда шактый вакыт уздырулары турында әйткән. Алай гына да түгел, әлеге ата-аналарның 5-18 яшьлек балалары аларга кайчак “әти/әни, телефоныңны читкә куеп тор әле!”, - дип мөрәҗәгать итә икән. Әмма сораштырылучыларның бары тик 62 проценты гына яннарында балалар булуга карамастан, телефонда озаклап утыруларын таныган.
Тагын бер кызыклы факт – өлкәннәр буш вакытларының 2 сәгать 17 минутын телефонда утырып уздыра икән. Балалар белән уздырган вакыт исә нибары 24 минутка гына күбрәк.
Шул ук вакытта әти-әниләрне балаларының телефонда озаклап утыруы борчый. Ата-аналарның 74 проценты балаларының телефонны кулларыннан да төшермәвеннән зарланган.
Тикшеренүдә катнашучыларның 79 проценты телефоннар булмаган очракта балалары белән мөнәсәбәтләрнең тагын да ныгыячагын таныган. Тик ни өчендер барыбер телефоннан арына алмаулары турында әйткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев