Логотип Идель
Белми калма

АРТЫК АВЫРЛЫКЛЫ КЕШЕЛӘР КОРОНАВИРУСТАН КҮБРӘК ЗЫЯН КҮРӘ

Россиядә һәр унынчы мәктәп укучысы артык авырлыктан интегә. Кайсы өлкәләрдә мондый кешеләрнең саны иң күбе? Артык авырлыклы кешеләр коронавирусны ничек кичерә?

Россиядә 47,6% ир-ат һәм 35,6% хатын-кызның артык авырлыгы бар. Чамадан тыш симезлек 19% ир-атта һәм 27,6% хатын-кызда күзәтелә. Бу турыда Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова хәбәр итә.

Шулай ук безнең илдә соңгы вакытта артык авырлыклы мәктәп укучыларының артуы да билгеле булган. Малайлар арасында бу күрсәткеч 20%ка җитә, артык симезлектән 10% укучы интегә. Кызларның 14%нда артык авырлык бар, 5,6%ы чамадан тыш зур авырлыкта.

Кайсы өлкәләрдә артык аврылклы кешеләр иң күбе?

Артык авырлыклы кешеләрнең иң күбе Орловск, Курган, Воронежск, Кемерово, Курск, Брянск, Тула өлкәләрендә яши. Исемлектә Алтай республикасы һәм Алтай өлкәсе дә бар.

Артык авырлыклы кешеләр коронавирусны ничек кичерә?

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, артык авырлыклы кешеләр коронавирусны күпкә авыррак кичерә. Артык авырлыгы булмаучылар белән чагыштырганда, авыруның төрле дәрәҗәдәге өзлегүләр (осложнение) китереп чыгару ихтималы аларда 7 тапкырга зуррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев