Логотип Идель
Белми калма

6 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ ПЛАСТИЛИННАН КОАЛАЛАР ӘВӘЛӘП, 20 МЕҢ ДОЛЛАР АКЧА ЭШЛӘГӘН. АКЧАСЫН НИШЛӘТӘ?

Six-year-old Owen Colley has made about 55 clay koalas so far.

Американың Массачусетс штатында яшәүче 6 яшьлек Оуэн пластилиннан коалалар әвәли икән. Аның максаты – Австралиядәге ягыннардан зыян күргән җан ияләренә ярдәм итү. Малай бер атна эчендә 20 мең доллар акча эшләгән.

Оуэнның әнисе әйтүенчә, Австралиядәге янгыннар турында алар 2 атна элек ишеткәннәр. Малай әнисеннән: “Янгын вакытында хайваннар зыян күрәме?” – дип сораган.  Һәм аңа мондый вакытта Австралиядәге кешеләргә дә, хайваннарга да бик авыр, дип җавап кайтарганнар. Шуннан соң Оуэн тынып калган һәм үз бүлмәсенә кереп киткән.

Күпмдер вакыттан соң ул кулына рәсем тотып чыккан. Анда яңгыр астындагы коала, көнгерә сурәтләнгән була. Малай Австралиядә яңгыр явуы һәм янгыннарның сүнүе турында хыяллануын әйткән. Ана кеше аның бу сүзләреннән соң бик аптыраган, чөнки улының моңа кадәр Lego яки башка шуның ише уенчыклардан кала хыялы булмаган.

Әтисе белән әнисе улларыннан: “Ә синең берәр ничек андагы хайваннарга ярдәм итәсең килмиме?” – дип сораганнар. Нәтиҗәдә, алар пластилиннан кечкенә коалар әвәләргә карар кылганнар, ә туганнары һәм дуслары бу сыннар өчен азмы-күпме акча калдырыр, дип килешкәннәр.

Беренче 1 мең доллар акча Инстаграмга пост урнаштырганнан соң җыелган. Аннан соң малайның әти-әнисе GoFundMe платформасында кампания төзегән. Һәм кешеләр аларга биштән алып 125 долларга кадәр акчалар күчерә башлаган. Бер атна эчендә Оуэн 55 коала сыны әвәләгән. Әти-әнисе аңа аларны киптерергә ярдәм иткән.  

Җыелган акчаларны гаилә “Wildlife Rescue South Coast” дип исемләнгән фондка җибәрәчәк. Әлеге фонд янгыннар булган урыннарда тереклек итүче хайваннарны ашату һәм коткару белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев