Логотип Идель
Белми калма

2022 ЕЛНЫ УЗАЧАК МАХСУС ОЛИМПИАДА УЕННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

Беренче карашка, алар бездән бик үк аерылып тормый кебек. Әмма алар гади кешеләр белән чагыштырганда хислерәк, елмаюлары да самими...

12 нче апрель көнне Казанда Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә ачык тренировка үткәрелде. Алар 3-7 майда узачак флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Бөтенроссия Махсус Олимпиадада катнашырга әзерләнә!

Ярышларда җиңүчеләр 2022 елны узачак кышыкы Махсус Олимпиада уеннарында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына кертеләчәк, бу хакта Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йорты директоры Гөлнара Галиәхмәтова искәртеп узды. “Безнең интернат-йорттан ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы үзенең көчен май аенда узачак ярышларда сынап карыячак. Балалар мондый чараларда бик теләп катнашалар. Спорт уеннары аларны  берләштерү, хис-кичерешләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек! ”- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X