Логотип Идель
Белми калма

2019 ЕЛДА ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА НИНДИ ЮНӘЛЕЛӘР ИҢ ПОПУЛЯР БУЛГАН?

2019-2020 нче уку елына Россия югары уку йортларына 390 бюджет урыны бүленеп бирелгән.  2019 елда абитуриентлар кайларга укырга кергән? Иң популяр юнәлешләр булып кайсылары тора?

Иң популяр юнәлешләр кайсылары?

Быел бер урынга иң күп гариза медицина, экономика, журналистика һәм халыкара мөнәсәбәтләр белгечлекләрендә булган. Бер урынга булган гарзаларның уртача саны 14тән артып киткән.

30 августка Россия югары уку йортларына 715 мең кеше укырга кергән. Аларның 465е бюджетка, 239меңе түләүлегә. Бюджетка укырга кергән студентларның уртача БДИ баллы 71,05не тәшкил итә. Бу сан 2018 ел нәтиҗәләреннән 1,41 баллга күбрәк.

Быел цифрлы технологияләргә бәйле юнәлешләргә бджет урыннары бермә бер аткан. Күп кенә югары уку йортлары абитуриентларның IT-юнәлешләргә кызыксынулары артуы турында әйтә. Йөз балл туплаучылар иң еш керә торган юнәлешләр арасында медиакоммуникация дә бар. Бу юнәлешкә укырга керүчеләрнең артуы Россиянең бөтен югары уку йортларында да күзәтелә. Математика һәм физика юнәлешенә керергә теләүчеләрнең дә баллары шактый югары.

Түләп укучылар кайларга кергән?

Әле күптән түгел генә уку йортларының түләүле бүлекләренә бик үк яхшы укымаучылар, БДИны начар тапшыручылар керә, дигән фикер яшәсә, бүгенге көндә бу алай түгел. Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, алар – шулай ук ныклы белемле чыгарылыш сыйныф укучылары. Түләп укырга керүчеләр арасында да цифрлы технологияләр, креатив индустрия юнәлешләре популяр икән.

2019 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре шуны күрсәтә: түләп укучылар күп керә торган дәүләт һәм муниципаль идарә, юриспруденция, менеджмент, экономика кебек юнәлешләр үзләренең актуальлеген акрынлап югалта бара. Алгы планга перспектив, киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге зур булган юнәлешләр чыга.

Медицина юнәлеше үзенең популярлыгын саклый. Мониторинг ачыклавынча, медицина белгечләре бик тиз эшкә урнаша икән. Кыскартуларга эләксәләр дә, яңа җирдә эш табыла. Авыл җирлекләрендә бүгенге көндә мобиль медицина программасы гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә андый белгечләр бик кирәк.

Урбанистикага багышланган програмалар да хәзер киң таралган. Бу юнәлешләрдә укучылар киләчәктә шәһәрләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк. Мондый белгечләрләргә кытлык бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев