Логотип Идель
Белми калма

2 айлыклар өчен яслиләр булачак!

Бу яңа балалар бакчасына 2 айлык сабыйлардан башлап бер яше тулган балаларга кадәр йөри алачак. Төмән шәһәрендә төзеләчәк бу бакча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мондый типтагы тәүге оешма булачак.

Төмән шәһәренең үзәк урамнарының берсендә соңгы берничә ел буш торган балалар тудыру йортына шул рәвешле яңа "сулыш" өрдермәкчеләр. Бу бинаны яңарту һәм яңа "хуҗалар"га яраклаштыру эшләре башланган инде. Яңа туган балалар өчен монда бөтен уңайлыклар да тудырылачак. Аларны урамда коляскаларда йөртү өчен махсус парк та булачак, саф һавада йоклату өчен веранда да каралган, ә медицина хезмәткәрләре махсус меню төзегән. Шулай ук сабыйларның сәламтәлеген күзәтү өчен бакчада табиб-педиатр һәм шәфкать туташлары эшләячәк. Кечкенә балалар өчен махсус мебель һәм җиһазлар да сатып алынган инде. Ата-аналар өчен оешма янында зур парковка да булдырылачак.

Яңа балалар бакчасына барлыгы 420 сабый кабул итәргә ниятлиләр. 2 айлыклардан алып 1 яшькәчә балалар өчен төркем берәү генә булачак. Калган урыннарны зуррак балаларга бирәчәкләр. Бакчада барлыгы 13 төркем булачак, кайсы районда яшәүләренә карамыйча бөтен шәһәр балаларын кабул итәчәкләр. Чиратка көзен генә языла башларга мөмкин булачак.

Түрәләр әйтүенчә, мондый ясли төркемнәренә шәһәрдә кытлык зур, чөнки тулысынча һәм озаклап декрет ялына китә алмаучылар байтак. Һәм шул рәвешле бу проблеманы чишү мөмкин булачак, дип хәбәр итә кайбер мәгълүмат чаралары.

Россиянең башка шәһәрләрендә дә мондый проектка "кызыгучылар" бармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев