Логотип Идель
«Барысы да истә»

«1941НЕҢ 22НЧЕ ИЮНЕ»

Алмания


1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.


Гольдап — Мемель сызыгында фельдмаршал Вильгельм фон Лееб җитәкчелегендә армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман төмәне, 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның тәркибендә 16нче (ком. Эрнст Буш) дивизия, 18нче (ком. Курт Вегер) дивизия һәм 4нче танклар төркеме (ком. Эрих Гёпнер) берләштерелгән. 1941 елның 31 гыйнварында директива буенча, югары сәргаскәрлек Төньяк төркеменә шундый бурычны йөкләде: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларын, совет флотының терәк базаларсыз калдыру өчен, яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркеменә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман сәргаскәрлеге якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы заградителе, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.


500 километрлы Голдап—Влодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман дивизияләре, 2 алман бригадасы 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Төркемгә 9нчы (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Ганс Гюнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Гейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Гот) танклар төркеме. Төркемнең бурычы: флангларда зур көчләр белән һөҗүм итеп, Белоруссиядә дошманның гаскәрләрнең тар-мар итәргә. Аннан соң, Минскта мобиль частьларны туплагач, ашыгыч рәвештә Смоленск тарафына чыгарга; шулай итеп, Ленинград тарафында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрен бетерү максаты белән "Төньяк" армияләрнең төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.


Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелегендә армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6нче (ком. Фридрих Паулюс), 11нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4нче (ком. Николае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы. Төркемнең бурычы: Киевны яулап алу, Галициядә һәм Украинаның көнбатышында дошманның гаскәрләрен бетерергә, көньякта һөҗүм итүне тәэмин итәргә.


Бу көчләрдән башка, буйсындырылган Норвегиядә һәм Төньяк Финляндиядә Николаус фон Фалькенхорст җитәкчелеге астында вермахтның «Норвегия» армиясе урнашкан; аның бурычы — Мурманскныбасып алырга, Полярный шәһәрендәге Төньяк флотының базаны, Киров тимер юлны басып алырга. Вермахтның югары сәргаскарлегенең резервында 24 дивизия кала. ССРБга һөҗүм итү өчен 5,5 млн кеше, 3 712 танк, 47 260 кыр орудиесы һәм миномётлар һәм 4 950 сугыш самолёты тупланган.


СССР


1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 содат һәм офицерлар, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танкы), 10 743 очкыч булган. Өч флотта якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе) тупланган. Дәүләт чиген саклауны чик буе гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итәргә тиеш булган.


Балтыйк буе хәрби округының (ком. Фёдор Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 8нче (ком. Пётр Собенников) һәм 11нче (ком. Василий Морозов) армияләрне алган 27нче армиягә формалаштырылган. Бу частьләр Балтыйк диңгезеннән Литваның көньяк чигенә кадәр 300 километрлы фронтта саклануны тотканнар.


Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Дмитрий Павлов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Василий Кузнецов), 4нче (ком. Александр Коробков) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне алган. Алар Литва көньяктагы чигеннән Припять елгасы кадәр 470 километрлы фронтта саклануны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашкан.


Киев аерым хәрби округының (ком. Михаил Кирпонос) гаскәрләре үз эченә 5нче (ком. Михаил Потапов), 6нче (ком. Иван Музыченко), 12нчы (ком. Павел Понелелин) һәм 26нчы (ком. Фёдор Костенко) армияләрне алган. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашкан. Алар Припять елгасыннан Липканы кадәр 860 километрлы фронтта саклануны тотканнар.


Ленинград хәрби округының (ком. Маркиан Попов) гаскәрләре илнең төньяк-көнбатыш чикләрне (Мурманск өлкәсе, Карел-Фин ССР, Карел муентыгы, Эстон ССР һәм Ханко ярымутравы) сакларга тиеш булган. Бу чик өлешендә 1 300 километрлы коры җир чиге һәм 380 километрлы диңгез буе булган. Монда 7нче (ком. Филипп Горленко), 14нче (ком. Валериан Фролов), 23нче (ком. Пшенников Пётр) армияләре һәм Төньяк флоты урнашкан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев