Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА автор яңалыклары
-
ТОРМЫШНЫҢ ТАШ КЫЯЛАРЫ
Илгиз белән Сәрия гаийләсенә олы кайгы килде. 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәләк булды. Улларын күмгәч, Илгиз зираттан өйләренә кайтмады. Беркемгә берни аңлатыйча, шәһәрдән артык ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен торырга җайлаштырып, шунда яши башлады. -
МУНЧА
Сиксәнне узган Нәфисә карчык ныклап чирләп китте. Район үзәгендә яшәгән кызы Рәмиләне борчырга теләмәсә дә, өч көн урыннан кузгала алмагач, шалтыратып, кызын кайтарды. Әнисен үзләре белән район хастаханәсенә алып китәргә дип кайткан кызы белән Рәвил киявенең, әйдә, әнкәй, әзерлән, дигән үтенеченнән Нәфисә әби бик кискен генә баш тартты. “Үлсәм шушында, үз өемдә үләм. Гомерем булса, әзрәк яшәрмен”,- диде. -
ЯҢА МАШИНА
Ә хәзер үзе ни кыйлана аталары?! Үпкәләгән, имеш! Кайтмыйлар, имеш! Кайтырбыз, менә җай гына чыксын. Иске машинасы белән башка кайтмаячак анда Фәвис. Яңа, затлы, күз явын алырлык машинасында, музыка уйнатып, гөрелдәп кайтып туктаса, үзе дә сөенер техника сөйгән атасы. “Булдыргансың, улым!” дияр. Тик әлегә аңламый аны әтисе. -
ӘНИ БҮЛӘГЕ
Рамис, беренче класска укырга кереп, хәрефләрнең шактый өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәп яткан әнисенә хат язды: “Кәдирлэ әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямэ дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлэ дә тугызынчы транвай өртәсенмэ азамат кем белян уйнай мин бэренче кыласста уким дау әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам...” -
ВӘСИЛӘ
Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар. -
ЯЛГЫШУ
Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады. -
ИСКЕ ЙОРТ
Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде. -
ТАНЫШ ӘБИ
Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык!Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык! -
ӘТИ ЙОРТЫ
Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр. -
СОҢГА КАЛМА, УЛЫМ!
Бүген Сания карчык шәһәрдә көн күреп яткан улы Хәйдәргә өченче кат шалтыратты. Ике тапкыр шалтыратуында, улының эштә вакыты туры килеп, сөйләшә алмады. Менә, эш сәгатьләре бетәр чакны исәпләп, тагын улының телефон номерына басты. -
ӘНИ, СУ БИР!
Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: ”Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез”, - дияр кебек.