Логотип Идель
Иҗат

МУНЧА

(хикәя)

Сиксәнне узган Нәфисә карчык ныклап чирләп китте. Район үзәгендә яшәгән кызы Рәмиләне борчырга теләмәсә дә, өч көн урыннан кузгала алмагач, шалтыратып, кызын кайтарды. Әнисен үзләре белән район хастаханәсенә алып китәргә дип кайткан кызы белән Рәвил киявенең, әйдә, әнкәй, әзерлән, дигән үтенеченнән Нәфисә әби бик кискен генә баш тартты. “Үлсәм шушында, үз өемдә үләм. Гомерем булса, әзрәк яшәрмен”,- диде.

Кичен Нәфисә әби кызыннан мунча яктырды. Мунча ягып йөргән Рәмиләнең күңеленә борчылу йөгерде. “Соңгы мунчасы...”

Мунчаны ярата иде Нәфисә карчык таза чагында. Әйтерсең дә, Шукшинның мунча турындагы “Алеша Бесконвойный” хикәясен укыган! Мунчага әзерләнү, мунча ягу, мунча керү аның өчен бәйрәмгә тиң, тансык бер яраткан мәшәкать иде. Башка эшләрен читкә куеп, ныклап мунча ягарга әзерләнә иде Нәфисә әби. Башта бакча артындагы чишмәдән салкын, чиста су ташып, бар савытларны да тутыра. Ягарга сайлап кына каен пүләннәрен ташый. Каен кузы белән учагын кабызып җибәрә. Кабынып барган утның каен кузы аша утын пүләннәрен ялмап, янып киткәнен карарга ярата иде ул. Менә кайда ул көч! Дөрләп-дөрләп янган ялкынны тиз генә сүндерермен димә! Мунча миче җитәрлек җылынгач, ишеген ябып, төтен исе чыксын өчен, бераз төнлеген ачык калдырып тота. Исе беткәч, төнлеген чүпрәк белән тыгып куя. Корым сеңгән төтенле мунча исе шул хәтле таныш Нәфисә әбигә. Шулхәтле якын аның күңеленә. Инде хуҗабикәсе сыман үз яшен яшәгән, искереп беткән шушы мунчада ире Газиз белән дүрт сабыен юындырды, чапты, парлады. Бианасы картаеп сукырайгач, аны җитәкләп алып барып, юындырып, чабындырып, мунча кертеп, кулыннан тотып, өйгә кайтара иде. Дөресен генә әйткәндә, бианайлы, дүрт балалы кысан өйдә төнге мәхәббәт бик эләкмәде дә инде ир белән хатынга. Балаларның да беренче күзәнәге шушы мунчада яралды кебек...

Авыл кешесе өчен мунча – чисталык һәм тазалык чыганагы да, арыган тәнгә ял, шифа бирүче, сәләмәтлекне кайтаручы бер дәвахана да. Гомере буе авылда җимереп дөнья көткән Нәфисә моны яхшы белә иде. Шуңа күрә, ул, картайганчы, бер атнаны да мунчасыз калдырмады. Нинди генә чирләрдән котылмады ул мунча аша. Шукшин хикәясендәге кебек бишәр сәгать чабынмаса да, чабынырга, парланырга ярата иде Нәфисә әби. Каен миллеген ел саен үзе яраткан урынга барып кисә. Аңа мәтрүшкә чәчәкләре кушып, үзе кысып бәйли. Ул мәтрушкәле каен миллеген мунчада пешергәндә чыккан исе борыннарны ярып, күкрәкләрне ачып, сулышларны киңәйтеп җибәрә! Кызы Рәмилә алып кайткан, ташка салгач та исе югала торган пихта мае бер якта торсын! Менә шул хуш исле миллек белән рәхәтләнеп кыйна үзеңне хәлең җиткәнче. Монда сиңа массаж да, монда сиңа дренаж да, тагын әллә нәрсәләр!.. Башта Газизенең аркасын ныклап ышкый. Аннан, бөтен гәүдә-тәнен кызарганчы юкә мунчала белән юып, үз аркасын ышкыта. Коенырга Нәфисә үлән төнәтмәләреннән аерым су әзерли. Тәннең бөтен кычытканнары басыла. Гәүдә тынычланып, рәхәтләнеп китә. Бөтен күзәнәкләр ачыла. Яңа туган бала кебек чыгасың мунчадан... Мунча чыккач бер тын ятып аласың да, баллап чәй эчәсең...

... Кызы яккан мунча әзер булганчы шуларны күңеленнән үткәреп утырды Нәфисә карчык. Рәмиләнең башында, соңгы мунчасы гына булмаса ярар иде, дигән яшерен шик-шөбһә булса, карчыкның бу мунчага әллә нинди, үзе дә аңлап бетмәгән өмете бар иде...

Мунча әзер булгач, Нәфисә карчыкны кияве Рәвил күтәреп мунчага илтеп куйды. Хәлсезләнгән әнисен Рәмилә чишендерде. Ләүкәгә утыртып парландырды. Мәтрүшкәле каен миллеге белән чапты, борынына тотып иснәтте. Баланыкы кебек кенә калган аркаларын ышкыды. Инде кайтабызмы? дип сорагач, арыган, ләкин бик күңеле булган Нәфисә әби, тагын әзрәк утырыйк әле, дип баш какты. Шулай артык эссе булмаган мунчада карчык изрәп утырды да, утырды. Мунча ишеген бер-ике тапкыр ачып та алдылар. Әнисе яратканча үлән төнәтмәләре белән коендырып, киендереп, Рәмилә ирен алырга дип өйгә кайтып китте. Әниләрен күтәреп алып кайтырга дип өйдән чыккан Рәмилә һәм ире Рәвил авызларын ачып басып калдылар... Мунча алдында утырып калган Нәфисә карчык ... үз аяклары белән атлап, өйгә җитеп бара иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев