Логотип Идель
Иҗат

ЯҢА МАШИНА

Себердә яхшы гына эш хакы алып эшләп, тормыш көтеп яткан Фәвис инде күптән әйбәт, затлы машина сатып алырга хыяллана. Йөреп торырга машинасы бар аның барлыкка. Тик Фәвиснең, ничек кенә булса да, авылдагы кара-каршы күршесе Наилдән уздырасы килә. Танавына чиртәсе килә шуның! Әй, мин сиңа әйтим, кайтып туктаган була, тузан туздырып, үзенең яңа “Ауди”енда. Кем булган диярсең! Үскән чакта танау асты мәңге кипмәгән, авыл малайларының тукмавыннан арынмаган бер елак иде инде! Хәзер танымассың да. Фәвис аңардан кай җире белән ким? Юк, ничек кенә булса да уздырырга кирәк шул чүптән. Йөрмәсен мактанып. Көн хыялланды, төн хыялланды Фәвис яңа машина алу турында. Хатыны белән бөтен чыгымнарны, расходларны кыстылар. Кызларына да артык акча туздырырга ирек куймадылар. Ике эшкә керде Фәвис. Машинага кызып-кызып акча җыя башладылар.

Тора-бара яңа машина турындагы хыялы бәйләнчек уена әверелде Фәвиснең. Бар тынычлыгын югалтты. Күңеленә көнләшү корты кергән Фәвис, атасының капка төбенә яңа, кыйбатлы машина белән кайтып туктап, күршесе Наилнең сәлперәйгән танавын күз алдына китергәч кенә, әзрәк тынычланды. Атасы дигәннән, биш ел аны күрергә кайтмавының төп сәбәбе дә шул машинада иде. Сиксәнне куган әтисенең хәлен телефоннан белешеп торса да, машинага акча җыйган Фәвис авылга кайтырга һич тә җай тапмады. Картның аңа бик үпкәләвен белә иде улы.Тик ул уйларында үз-үзен акларга тырышты. Әти нәрсә? Ул яшәсен яшәгән. Дөнья кайгысы киткән хәзер аңардан. Ә безгә әле тормыш куасы бар. Тегесе кирәк, монысы. Шул исәптән, яңа машина кирәк. Хупласа да була инде улының теләген. Үзе кагылдырды бит үскән чакта ике улына машина “җенен”. Гомере буена колхозда тракторда эшләгән Сәви карт техниканы бик ярата, бик аңлый иде. Алты яшьлек Фәвисне һәм аңардан да кечерәк энесе Ризванны итәгенә утыртыр иде дә, рульдә йөртер иде. Аталарыннан өйрәнеп, ике егет Сәвинең “Җигулиен” бер тында сүтеп-корырга өйрәнделәр. Ә хәзер үзе ни кыйлана аталары?! Үпкәләгән, имеш! Кайтмыйлар, имеш! Кайтырбыз, менә җай гына чыксын. Иске машинасы белән башка кайтмаячак анда Фәвис. Яңа, затлы, күз явын алырлык машинасында, музыка уйнатып, гөрелдәп кайтып туктаса, үзе дә сөенер техника сөйгән атасы. “Булдыргансың, улым!” дияр. Тик әлегә аңламый аны әтисе. Әнә бит ни кыйлана! Улына алиментка судка биргән! Акча җитмиме аңа?! Нәрсә җитми? Кече улы Ризван аны карап, тәрбияләп тора. Пенсия алып тора. Җитә аңа барысы да. Улы кайтмаганга үчләшә ул. Татарда булмаган күренеш! Атасы улын алиментка биргән! Фәвис энесе Ризванга шалтыратты: “Бу ни хәл бу? Нәрсә кыйлана безнең картлач? Акча кирәккәнме аңа?” дип, телефонны йотардай булып кычкырды, ачуыннан шартлардай булган Фәвис. Аз сүзле энекәше: ”Акча кирәкми аңа. Син кирәк”, - диде дә трубканы куйды.

Шулай Фәвис үз атасына алимент түли башлады. Атасының бу кыйланышыннан аптыравының, гаҗизләнүенең чиге юк иде. Сиксәнне куган карт акылын җуя башлаган, ахры. Менә озакламый кайтсын гына әле авылга! Барысын да әйтәчәк ул атасына!

Тик өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде. Фәвис машинасын төбендә атасы утырырга яраткан тирәк янына куйды да, ишегалдына керде. Үз гомеренә беренче тапкыр туган өенә керәсе килмәде аның. Әтисе, әнисе булмаган йортка... Ни өчендер кыен иде аңа. Ни өчендер оят иде... Ул, әкрен генә болдырдан күтәрелеп, тышкы верандага үтте. Өйдә эчтә мулла бабайның җеназа догасы укыганы ишетелә. Фәвис, верандага кереп, юл киемнәрен салды. Монда бар да элеккечә. Тик Сәви картның диварда эленеп торган зурайтылган, елмаеп төшкән яшьлек сүрәтендә атасы ачуланган кебек иренен кыскан... Фәвис тәрәзә аша тышка күз салды. Әнә юл аша гына Наилнең тузанга баткан “Ауди” машинасы тора. Менә иреште дә Фәвис хыялына. Уздырды ул Наилдән. Тик никтер шатлыгын гына тоймады ул хәзер. Еллар буе көткән тантана күңеленә килмәде. Аның өр-яңа, кыйбатлы машинасы атасының тыйнак кына йорты янында әллә ничек чит-ят, артык күренә...

Уйларына батып, веранда тәрәзәсеннән карап торган Фәвис, өйдән энекәше Ризванның янына чыгып басуын да сизмәде. Кызарган күзләрендә гадәттәгедән салкынрак караш күренсә дә, энекәше абыйсына күрешергә кулын сузды. Атасының нинди халәттә, кайчан үлүен сорашкач, Фәвис энесеннән: “Нигә җирләдегез? Нигә мине көтмәдегез?”, - дип сорады. Энекәше уйчан гына: ”Биш ел көттек сине...”, дип җаваплады. Кичен, җыелган халык таралышып, якын туганнар гына калгач, Ризван абыйсына калын гына, кәгазьгә төрелгән төргәк сузды. “Сиңа әтидән...”, - диде дә, бер читкә китте. “Әтинең васыятыдыр...”, дип уйлана-уйлана, Фәвис җеп белән ныклап бәйләнгән төргәкне сүтте. Аннан ... Фәвиснең атасына җибәргән алимент акчалары, Сәви картның берничә ел җыйган акчасы һәм ... кош теледәй генә хат ята иде. ”Улым, кайткансың да. Менә сиңа машинага акча. Исән йөре, улым”,- дип язылган иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев