Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТӘМЛЕ КАКАО РЕЦЕПТЛАРЫ

Какао – дөнядагы иң популяр эчемлекләрнең берсе. Аны балалар да, олылар да бик ярата. Кышкы салкын көннәрдә җылы какао эчеп җибәрү аеруча рәхәт. Бүген без сезгә әлеге тылсымлы эчемлекне ничек итеп әзерләргә икәнен сөйлибез.

Суда әзерләнгән какао

Бу ысул бик гади. Берничә кашык порошокны кайнар суда эретәбез. Су әле генә кайнап чыккан булырга тиеш. Бары шул очракта гына төерләр калмаячак.

Уртача бер стаканга 2 чәй кашыгы порошок кирәк була. Шикәр яратучылар 2 кашык шикәр сала. Шулай ук әзер эчемлеккә сөт яки куертылган сөт өстәргә була. Монысы сезнең теләккә карап.

Какаога тагын нәрсә дә булса (мәсәлән, маршмеллоу) салырга уйласагыз, чамалагыз: артык баллы булып китмәсен.

Сөттә әзерләнгән какао

Бер стаканга 2 чәй кашыгы хисабыннан порошок алабыз аны шикәр комы белән болгатабыз. Шушы катнашманы кечкенә кәчтрүл яки туркага салабыз. Башка савытта сөт кайнатабыз. Ул кайнап чыкканнан соң аны каколы һәм шикәрле савытка агызабыз. Яхшылап болгатабыз. Туркадагы катнашманы бер кат кайнатып чыгарабыз. Ахардан тәменчә зефир кисәкләре яки маршмеллоу да өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев