Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТӘМЛЕ ЧИЗКЕЙК РЕЦЕПТЫ

Нәкъ кафедагыча килеп чыга торган тәмле чизкейк пешерергә өйрәнәсең киләме? Хәзер өйрәтәбез! Алдан ук кисәтеп куябыз: телеңне йотуың ихтимал.

Нәрсәләр кирәк була?

Печенье (“Юбилейное” яхшы булачак) – 20 г;

Атланмай – 80 г;

Эремчекле сыр (творожный сыр) – 400 г;

Шикәр пудрасы (сахарная пудра) – 70 г;

Йомырка – 2 шт;

Сөт өсте, 33%лы  (сливки) – 100 мл.

Ничек пешерергә?

Печеньеларны яхшылап ваклыйбыз. Моны уклау белән дә, блендер белән дә эшләргә була. Аннан аның өстенә эретелгән атланмайны салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Форманы майлыйбыз. Шушы катнашманы формага салабыз. Бу чизкейкның камыры булачак. Шуңа күрә аны тыгызлап җәяргә кирәк. Кырыйларын (бортики) да ясарга онытмыйбыз.

Хәзер форманы 130-140 градус эсселектәге мичкә 10 минутка озатабыз. Ул бераз кибеп китәргә тиеш.

Ә крем ничек әзерләнә? Эремчекле сыр өстенә шикәр пудрасын, йомыркаларны һәм сөт өстен агызабыз һәм яхшылап болагатабыз. Игътибар: бу эшне миксер яки блендер белән эшләргә ярамый, чөнки пешергән вакытта бу катнашма ярылып китәргә мөмкин. Иң яхшысы  кашык яки махсус камыр болгаткыч (венчик) булыр.

Форманы мичтән алабыз һәм яхшылап болгатылган эчлекне аның эченә агызабыз. Хәзер чизкейкны 75 минутка мичкә тыгабыз. Беренче 30 минутта температура 130 булсын, аннан аны 170кә кадәр күтәрәбез. Мичне сүндергәч, аның ишеген ачып куябыз һәм чизкейкның суынганын көтәбез. Өстәлгә куйганда аны төрлечә бизәргә дә була (мәсәлән, җиләк, бөтнек белән). Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев