Логотип Идель
Ашыйбызмы?

СЫРГАНАКНЫҢ ФАЙДАСЫ ҺӘМ СЫРГАНАКЛЫ ЧӘЙ РЕЦЕПТЫ

Сырганак – бер генә җимештә да булмаган күп кенә файдалы матдәләрне үз эченә алучы, А һәм Е витаминнарына бай уникаль җиләк.

Төрле җиләк-җимеш кислоталарының югары дәрәҗәдә булуы аркасында, сырганак ашказаны эшчәнлеген көйли һәм метаболизмны тизләтә. Аннан тыш, сырганак серотонин эшләп чыгаручы ризык – шоколадтан бер дә ким түгел. Ул шоколадтан фигурага зыян салмавы белән аерылып та тора әле. Шуңа күрә, кызлар, сырганакны рәхәтләнеп ашагыз, яме?

Бу гаҗәеп җиләк С витамины ярдәмендә организмны вируслардан һәм бактерияләрдән саклап, иммуноглобулин эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Өстәвенә, сырганак  –  К витамины чыганагы да әле. Ул йөрәк мускулларын һәм кан тамырлары стеналарын ныгыта.

Бигрәк тә салкын көннәрдә табиблар сырганакны еш ашарга киңәш итәләр. Бу җиләкне үз рационыңа иң гади һәм тәмле ысул белән кертеп җибәреп була. Беләсеңме ничек? Сырганаклы тәмле, хуш исле чәй әзерләп.  

Сиңа кирәк булачак:

150 гр.сырганак

2 аш кашыгы бал

2 аш кашыгы кара чәй

600 мл. кайнар су

Блендерда сырганакларны яхшылап из. Аннан кара чәйне пешереп ал да, аңа бал һәм изелгән җиләкләрне салып, берничә минут төнәт. Чәйгә корица, канәфер кебек тәмләткечләр өстәргә була. Мондый чәй сәламәтлекне ныгытырга һәм кәефне күтәрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев