Ашыйбызмы?
ПП ХАЧАПУРИ РЕЦЕПТЫ
Нәрсәләр кирәк булачак?
Нәрсәләр кирәк булачак?
Нигезе:
Эремчек – 180 гр;
Көпшәкләндергеч – 0,5 чәй кашыгы;
Уылган сыр – 30 гр;
Дөге оны – 5 аш кашыгы;
1 йомырка.
Эчлек:
Йомырка;
Уылган сыр;
Яшеллек.
Ничек итеп әзерлибез?
1. Нигез өчен кирәк булган барлык әйберләрне дә катыштырабыз һәм 20-30 минутка суыткычка алып куябыз.
2. Хәзер килеп чыккан массаны көймә формасында әвәлибез, кырыйларны йомырка сарысы белән майлыйбыз һәм уртасына сыр салабыз.
3. 180 градуслы мичкә 15-20 минутка озатабыз.
4. Мичтән алып бераз яшеллек сибәбез һәм уртасына йомырка сытабыз.
5. Тагын 5-7 минутка мичкә тыгып алабыз.
Җылы килеш ашарга киңәш ителә. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев