Логотип Идель
Ашыйбызмы?

АШ-СУ БЛОГЕРЫННАН ГОЛУБЦЫ РЕЦЕПТЫ

Тәмле ризыклар яратасызмы? Ашарга гына түгел, пешерергә дә өйрәник әйдә, үзең пешергән, тагын да тәмлерәк әле ул, якыннарыңның тәмләп син пешергән ризыкны авыз иткәннәрен күрү, икеләтә сөенеч булачак. Бу голубцыны мин 6 яшьлек кызым белән бергә ясыйм, минем кечкенә кызым ясый алганны, сез бер шиксез ясарсыз дип ышанам!

Пекин кәбестәсеннән голубцы


Гадәттә голубцыны гадәти ак кәчәнле кәбестәдән пешерәләр, ә пекин кәбестәсеннән аны әзерләве күпкә җиңелрәк, тәме дә гадәти голубцыга караганда йомшаграк була.

Безгә кирәк:

1 зур яисә ике уртача зурлыктагы пекин кәбестәсе

450 гр. ит фаршы (бозау, тавык, күркә)

1/2 стакан дөге

3 зур кишер

2 зур суган

2 аш кашыгы каймак (сметана)

1 аш кашыгы томат пастасы

½ ст.су

Тоз, борыч тәменчә



Пекин кәбестәсенең төбен кисеп, һәр яфрагын юасы. Яфракларны кайнап торган тозлы суга салып 1-2 минут йомшарганчы пешерәсе. Дөгене яхшылап юабыз, ике өлеш су салып 10 минут пешереп алабыз һәм суытабыз. Ит, дөге, тоз, борычны бергә кушып эчлек әзерлибез. Эчлекне кәбестә яфрагына төреп голубцылар ясыйбыз һәм шуларны табага тезәбез.



 

Суганны турыйбыз, кишерне зур угычтан чыгарабыз. Майлы табада башта суганны кыздырабыз, янына кишерне салабыз да янә 3-4 минут кыздырганнан соң, томат пастасы, тәменчә тоз салып, 5 минут чамасы томалап пешерәбез. Яшелчәләрнең 1/3 өлешен соус ясар өчен алабыз, калган яшелчәләрнең өстенә голубцыларны тезәбез. Яшелчәләрнең алып калган өлешеш кайнар су, каймак салып соус ясыйбыз, соусны табадагы голубцылар өстенә агызабыз. Газ мичендә 200 градуста, якынча 40 минут пешерәбез. Табынга каймак һәм яшеллек белән бирәсе.



 

Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев