Логотип Идель
Ялкын

«ТУКТАЛГАН ЯШЬЛЕККӘ КАРАП, АҺ! – ДИММЕ?!»

Рәдиф Гаташ :«Мәктәп юлларында да миңа уйлар, хыяллар юлдаш булды.»

- Исәнмесез! Сез безнең мәктәпкә кунакка килә алмассызмы икән?

- Гафу итегез, сезнең белән очрашырга редакциягә килергә ярыймы?

Мондый үтенечләрне без шактый еш ишетәбез һәм укучыларыбызга күбесенчә уңай җавап кайтарабыз. Бу юлы Яшел Үзән районындагы Осиново татар гимназиясе укучылары килде безгә. Очрашуны тагын да кызыклырак итәр өчен, без, үз чиратыбызда, алар янына күренекле шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташны чакырдык. Чөнки Рәдиф абый әдәбият сөюче, иҗат  белән кызыксынучы яшьләрне аеруча ярата. Алар белән кабат яшьлегенә кайта, укучыларга әдәбият белеме серләрен ача.

Шулай да очрашу укучылар чыгышы белән башланып китте. Горурланырлык, «Ялкын»нар белән уртаклашырлык уңышлары бар икән аларның. Габдулла Тукай елы белән бәйләп, аның турында рефератлар язганнар. 7нче А классы укучысы Алинә Гатауллинаның  «Габдулла Тукай иҗатында физик күренешләр» дигән рефераты район күләмендәге фәнни конкурста 2нче урын яулаган. Алинә безнең белән очрашуда үзе иҗат иткән «Туган бистәм» шигырен укыды.

8нче класс укучысы Регина Камалиева Каюм Насыйрига багышланган конференциядә район мәктәпләре арасында 2нче урынга чыккан. Ә безне ул үзенең «Бәхет» дигән шигыре белән таныштырды.

Гөлназ Сафина Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсында катнашкан. Шагыйрьнең «Пар ат»ын укып, безне дә бик тәэсирләндерде.

Укытучылары Рәмзия Муллахмәтова белән Гөлназ Мәмәталиеваның Казанга нәкъ менә шушы укучыларны алып килүе юкка гына булмаган, күрәсең. Өстәвенә, бездән соң алар Габдулла Тукай музеена да барачакларын әйттеләр.

Укучылар Рәдиф абый белән очрашуга да әзерлекле иде. Лира Мохтарова – аның «Укытучы» шигырен, Ландыш Сафина «Озын-озак балачак»ны укыгач, әңгәмә тагын да җанланып китте. Рәдиф абый балачагын һәм яшүсмерлек елларын да, «Озын-озак балачак» шигырен багышлаган башкорт шагыйре Мостай Кәримне дә искә төшерде.

- Без сугыштан соң үскән буын. Авыр заман иде. Күбебез әтисез, - дип сөйләде ул. – Укытучылар, мәктәп – балачакның иң якты хатирәсе. Китаплар дөньясында яши идек. Укытучылар безне Такташ белән таныштырды. Сугыштан кайтмый калган Фатих Кәримнәргә мәхәббәт тәрбияләде. Шәхсән үземә шагыйрьлеккә юл күрсәтте.

Мин башлангыч мәктәптә үз авылымда укыдым, җидееллыкка – күрше авылга, урта мәктәпкә тагын да арырагына йөрдем. Мәктәп юлларында да уйлар, хыяллар юлдаш булды миңа. Хәтерлим, укытучыларыбыз математика, рус теленә көчле басым ясыйлар иде. Безгә, чын рус кешесен күрмәгән дә татар балаларына, укытучыларның шундый таләпчәнлек күрсәтүе чыннан да бик кирәк булган икән. Шул рәвешчә, мин русча китаплар укырга керештем, рус теле аша чит ил әдәбиятын өйрәнергә тотындым.

Ә шагыйрь үз шигырьләрен укый башласамы? Ул үзе дә, тыңлаучылары да тәмам дөньяларын оныта.

Илледән соң да сөюем хак, -  димме?

Чәчләрдә дә, шөкер, аз бит ак, – димме?

Әллә сөеп, әллә көлеп, янымда

Тукталган яшьлеккә карап, аһ! – димме?!

Иҗат юлын традицион (классик) шигырьләр язудан башласа да («Тел ачкычлары», «Гөлләр су сорый», «Кар астында гөлләр» һ.б. китаплары), ул тора-бара Шәрык әдәбияты белән тәэсирләнеп, газәлләр, робагыйлар жанрына күчә. Борынгы фарсы, гарәп шагыйрьләрен, Гомәр Хәйямнарны, үз татарыбыз Бабичларны дәвам итә. Шушы жанрда эшләгән күренекле татар шагыйрьләре Нури Арыслан, Әхмәт Исхакларга тугрылыгын раслый.

- Сез беләсездер инде, Тукай да гарәп, фарсы, төрек әдәбияты йогынтысында иҗат итә башлаган бит. Шул телләрдә язган да. Шәрык шигъриятендә үзен сынаганнан соң гына татарча язуга күчкән. Әле генә Гүзәл сөйләгән «Пар ат» шигыре – саф татарча язылган шигъри үрнәкләрнең берсе...

... Осиново укучыларының шагыйрь абый белән очрашулары аның юбилей алды көннәренә туры килде. Шуңа күрә дә әңгәмәбез аерым бер бәйрәмчә күтәренкелек белән барды, дисәк... Хәер, аның турында моннан егерме ел элек үк тәнкыйтьче Фәиз Зөлкарнәй болай дип язган булган: «Р.Гатауллинны (Р.Гаташ – ред.) мин якты күңелле шагыйрь дип беләм. Тормышны ул бик әсәрләнеп һәм бераз бәйрәмчәрәк күтәренкелек белән кабул итә...» Еллар үтсә дә, үзгәрмәгән икән Рәдиф абыебыз. Ул һаман яшьлектә! Әйдәгез, шигъри сабаклар алу белән беррәттән, аңардан бер-беребезгә бәйрәмнәр бүләк итәргә дә өйрәник.

[gallery size="full" ids="3460,3459,3458,3457,3456,3455,3454,3453,3450,3449,3440,3437,3436,3434"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев