Логотип Идель
Афиша

ВЕРТОЛЕТТА ОЧЫРТАЛАР, СКАФАНДР КИЕРТӘЛӘР, РАКЕТА ЯСАТАЛАР...





Чын вертолетка утырып карау өчен, аэропортка бару кирәкми икән бит ләбаса! Тукай урамы 91нче йортка барсаң, шул житә. Биредә урнашкан «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты» ишегалдында чып-чын вертолет бар! Аңа утырып, һавада очып барганыңны күз алдына китереп була. Хыял канатларына киртәләр юк. Ә бүген биредә “Boeing” самолетларын җитештерүчеләр дә булып китте.


«Мавыктыргыч фән һәм техника йорты»нда бүген беренче тапкыр лекцияләр циклы узды. Бирегә “Boeing” ширкәте белгечләре килде. Алар «Авиация от А до Я» дигән лекцияләр программасын ачып җибәрде. Бу белем бирү программасы аша укучыларны авиация, аэрокосмос тармагы белән якыннанрак таныштырырга телиләр.


Самолет ничек оча? Очышның төп принциплары нинди? Шушы һәм башка сорауларга нәкъ менә биредә җавап табарга мөмкин иде. укучылар биредә инетакрактив тест уза, “Boeing” ширкәте белгечләреннән авиация дәресләре ала алды.


Дмитрий Иванов, «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты» генераль директоры:


– “Boeing” ширкәте – без оча торган самолетларны житештерә торган әйдәп баручы компанияләрнең берсе. Ширкәт белгечләре самолетларның ничек төзелгәнен сөйләр өчен махсус безгә килде. «Авиация сәнәгатен нинди киләчәк көтә?» дигән сорауга да җавап бирәчәк алар.


Чарага Казанның төрле мәктәпләреннән авиация, космос белән кызыксынган укучылар да килде.


Әмир Гарифуллин, КФУның IT-лицееның 7 сыйныф укучысы:


– Мин астрономия фәнен бик яратам. Анда йолдызлар, планеталарны белү генә җитми. Катлаулы расчетлар ясарга кирәк. Мин бу фән буенча күп кенә олимпиадаларда катнашып, призер булдым. Алга таба да астрономия фәнен өйрәнәсем килә. Зур үскәч, астронавт буласым килми. Әмма космоска очып карарга бик теләр идем!



Гүзәл Газизова, Иннополис шәһәре мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:


– Мине дә космос кызыксындыра. “Boeing” самолетлары турында бик күп ишеткән бар. Шуңа да аларны ничек ясаганнарын беләсем килде. Безнең Иннополис мәктәбендә укучылар да космоска якын. Чөнки укучы егетләр кечкенә ракеталарның модельләрен ясый. Күптән түгел, Мәскәүгә барып, үз проектларын яклап та кайттылар


«Мавыктыргыч фән һәм техника йорты»нда космонавтика лабораториясе дә бар. Биредә укучылар астрономия, космонавтика нигезләренә төшенә. Монда балалар өчен «Алга» космик корабле дә бар. Металлдан ясалган корпус эчендә төрле блоклар, жиһазлар урнаштырылган. Балалар нәрсәдер уйлап таба, модельләренең сызымнарын да сыза, аннары башкарып чыга. Шушы космик корабль эчендә квестлар уздыралар. Космонавтика лабораториясендә скафандрларны киеп карап була.



«Авиация от А до Я» лекцияләр циклы алга таба да даими рәвештә дәвам итәчәк. Әмма моның өчен “Boeing” ширкәте вәкилләренең килүе кирәк. Март аенда «Мавыктыргыч фән һәм техника йорты» самолетларны житештерү турында 3D-фильм күрсәтергә җыеналар. Анда инде меңләгән укучыны чакырачаклар. Ә ишегалдындагы вертолетны киләчәктә җил-яңгырлар тимәсен өчен түбә астына кертергә телиләр икән.


Алинә Минневәлиева






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев