Логотип Идель
Афиша

КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫ: НӘРСӘ ЯРЫЙ, НӘРСӘ ЯРАМЫЙ?

Каникуллар вакытында иреккә чыгасың: сиңа бар нәрсә дә ярый кебек. Тик 2017 елның җәендә «ярамый»лар арта. Киләсе атнадан Казанда Конфедерацияләр Кубогы башлана. Шул уңайдан, Татарстан башкаласында хәрәкәт чикләнелә. Юлга чыкканда, нинди үзгәрешләр турында белеп торуың хәерле? Болар турында «Ялкын» сөйли.

Казанда 18, 22, 24, 28 июнь көннәрендә футбол матчлары узачак. Шуңа да шәһәр урамнарындагы чикләүләр куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле.

FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогын оештыру һәм уздыру вакытында чикләүләрнең күбесе «соңгы миля» зонасында, ягъни «Казан Арена» стадионының 1 чакрым радиусы территориясендә гамәлдә булачак.

Футбол матчы көннәрендә «соңгы миля» чигендә бары тик җәяүлеләр генә йөри алачак. Әлеге радиус эченә кергән торак йортларда яшәүчеләр үз өйләренә исән-имин кайтачак, әлбәттә.
Ләкин шәхси һәм җәмәгать транспортына мондый чикләүләр кертелә:

– С. Хәким урамы – Әмирхан урамы – Чистай урамы участогында

– Чистай урамы – Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр («Казан Арена» стадионы ягына таба барганда)

– Ямашев проспекты – Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр булган участокта

– Гаврилов урамы – Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр

– Арбузов урамын – Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәр «Казан Арена» стадионы ягына таба барганда.

Матч көннәрендә шулай ук «Казан Арена» яныннан уза торган автобус, трамвай, троллейбус маршрутлары да үзгәрә. «Ветеринария академиясе» һәм «Адоратский урамы» соңгы тукталышлар булып саналачак. Мисал өчен, әгәр син автобуста өченче транспорт дамбасы буенча киләсең икән, автобус «Ветеринария академиясе»ндә туктый. Һәм сиңа «Адоратский» урамына кадәр җәяүләп барырга туры киләчәк. Санап үтелгән башка юл участоклары белән дә шундый ук хәл.

Бу участоклардагы чикләүләр бары тик ярыш көннәрендә генә һәм вакытлыча гамәлдә булачак. Чикләүләр матч башланырга 5 сәгать кала кертелә, тәмамлаганнан соң 3 сәгать вакыт узгач кына, юллар ачыла. 18 һәм 24 июнь көннәрендә 13.00-23.00 аралыгында хәрәкәт чикләнелә. Әлеге көннәрне җәмәгать транспорты төнге 12гә кадәр эшләячәк. 22 һәм 28 июнь кәннәрендә 16.00 – 2.00 аралыгында юллар ябыла. Ә бу көннәрне җәмәгать транспорты төнге 3кә кадәр «йокламый».

Дамир Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:

– Матч көннәрендә өстәмә чикләүләр дә кертәбез. Ершов урамы буйлап барганда (Әбҗәлилов урамы ягыннан), «Миллениум» күперенә таба уң һәм сул борылышлар тыелачак. Гомумән алганда, әлеге халыкара ярышлар вакытында җәмәгать транспортыннан фадаланырга киңәш итәбез. Шәхси транспортны Казанның барлык сәүдә үзәкләре территориясендәге парковкаларда калдырырга мөмкин булачак.

Ләкин шул ук вакытта Казан Мэриясе вәкилләре халыкара дәрәҗәде ярышларны күзәтергә, матчларга барырга, футбол бәйрәмендә катнашырга чакыра. Шуңа шәһәрдәге ыгы-зыгыдан качып, авылга кайтып китәргә ашыкма әле син, дустым! Казандагы футбол бәйрәме бик күңелле узачак бит! Шуңа юлга чыкканда, «ярамый»лар турында белеп торып, маршрутыңны алдан төзеп куй!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА




ӘЗЕР БУЛ!


18 һәм 24 июнь көннәрендә 13.00 – 23.00 вакыт аралыгында хәрәкәт чикләнелә


22 һәм 28 июнь көннәрендә 16.00 – 2.00 вакыт аралыгында хәрәкәт чикләнелә


Cул һәм уң якка борылырга ярамый – «Миллениум» күперенә таба


 

 

Су транспортына йөрергә ярамый –
Ленин дамбасыннан Гаврилов-Адоратский урамнары киселешенә кадәр


 

 

Сәүдә үзәкләрендә – парковкалар
(шәхси машинаны калдырыр өчен)


Велопарковкалар – стадионга барганда, велосипедны шуннан да калдырасың



Траспортта бушлай йөрү – шул ук көнне булачак матчка билет сатып алган һәм FIFA исемлегенә кертелгән кешеләргә, волонтерларга


 


Махсус шаттлар – аэропорттан һәм тимер юл вокзалларыннан


Бер маршрут буенча барып бер автобустан икенченә утырганда – билет бәясен яңадан түлисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев