Логотип Идель
Ачыш

ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫНА ЫШАНЫРГА БУЛА! /ФОТО, ВИДЕО/

Кайвакыт үзеңне борчыгын мәсьәлә буенча чит-ят кешенең киңәшен тыңлыйсы килә. Якыннарың, дусларың белән мөнәсәбәтләр, укудагы проблемалар турында хәзер 8-800-2000-122 телефонына шалтыратып зарланырга мөмкин. Моның өчен сине беркем дә әрләмиячәк. Чөнки бу – Ышаныч телефонының кайнар линиясе.

Бүген Казан Елга портына теплоходта Ышаныч капитаны килеп туктады. Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләренә баышланган чара да “Ышаныч капитаны”, дип аталды. Анда катнашучылар ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең Балалар ышаныч телефоны барлыгы турында тагын да тулырак белде. Авыр ситуациядә калган вакытта һәркем бу телефонга тулысынча бушлай шалтырата ала.

Ышаныч капитанына өч пират каршы чыкты. Алар киресен исбатларга маташса да, капитан акциядә катнашучылар белән бергә дөньяда ышанычның барлыгын исбатлады. Кечкенә вакытта әлеге капитан үзе дә шушы телефонга мөрәҗәгать иткән булган. Һәм аңа, чыннан да, ярдәм иткәннәр.



Ышаныч телефоны Россиядә 2010 елдан бирле эшләп килә. Шушы вакыт эчендә шалтыратулар әллә ни артмаган. Ел саен илебездә бу телефонга 1-1,1 миллион шалтырату кабул итәләр. Татарстанда бу сан 6 меңгә җитә. Бүген Россиянең 229 оешмасы Ышаныч телефонына тоташтырылган. Россиянең 66 төбәгендә әлеге телефон тәүлек буе эшли.

Оксана Иванникова, Авыр тормыш ситуациясенә эләккән балаларга булышу фондының коммуникация департаменты җитәкчесе:

– Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 60 % – яшүсмерләр, ә 40% – әти-әниләр, әби-бабайлар. 2016 ел ахырында күп кенә олылар баларының үлем төркемнәренә керүенә борчылып шалтыратты. Шулай ук әти-әниләр балаларының дуслар таба алмавына да кайгырып мөрәҗәгать итә.

Ышаныч телефоны белән бәйле билгеле бер статистика да барлыкка килгән икән. Мәсәлән,

  • яңа елда ялгызлык темасы популяр була;

  • яз көне гашыйк булу белән бәйле шалтыратулар арта;

  • июнь аенда БДИ тапшырырга куркучылар күп мөрәҗәгать итә;

  • сентябрьдә яңа мәктәпкә күчеп, дуслар таба алмаган яшьләр шалтырата икән.


Иң еш бирелә торган сорау яшүсмерләрнең бер-берсе белән булган мөнәсәбәтләренә багышланган.



Чарага килүчеләр арасында Ышаныч телефоны турында ишетеп, ләкин әле анда шалтыратып карамаганнар да бар иде. Шундыйларның берсе – абитуриент Ксения Романова.

- Минемчә, Ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү-итмәү – һәр кешенең үз эше. Әлеге номер күп кешеләргә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Безнең мәктәптә дә бу телефон аша начар билге, гаиләдәге мөнәсәбәтләр буенча, гомумән, төрле сорау белән шалтыратып була, дип аңлатканнар иде, – ди ул.



Оксана ханым Иванникова бу телефонның яшүсмерләргә кирәк булмасын иде, дип тели. Әмма кирәк булган очракта телефон трубкасының теге ягында яшүсмерләрне һәрвакыт ишетер кеше булганлыгын онытмаска өнди. Бу телефон номерына шалтыратырга куркырга кирәкми. Ул – аноним, шалтыратучыларның номеры да билгеләнми. Сөйләшү дә язылып барылмый икән.

Казан – Ышаныч капитаны килгән беренче шәһәр. Татарстан башкаласыннан соң Капитан башка шәһәрләргә кузгалачак.



































Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев