Логотип Идель
Ачыш

ЯМЬЛЕ ҖӘЙ /КОНКУРС/

Аланнарда – җиләк исе, 
Басуларда – иген исе, 
Җәйләүләрдә – сөт исе… 
Тагын аллы-гөлле чәчәк, 
Кайнар кояш өстисе – 
Шушы булыр җәй төсе! 

Шушы шигырендә, килешәсездер, Шәүкәт Галиев җәйнең бар матурлыгын әйткән дә биргән икән, ләбаса! Ә сезнең җәй көннәре ничек уза, дуслар? Су керергә, җиләк исе иснәргә, болын чәчәкләренә исегез китеп йөрергә өлгердегезме әле?! Ничек кенә булмасын, “Ялкын” сезне ямьле җәй бәйгесенә чакыра. Кулыңа телефонны ал һәм үзең төшергән фотоларны барлап чык та, иң яхшыларын безгә юлла. Иң мөһиме – фотоларда быелгы җәйнең чагылышы гына булсын! Киттекме?! Без көтәбез!




Бәйге этаплары:


“ЯЛКЫН”ның бу бәйгесендә катнашу өчен җәй күренешләре булган үзең төшергән фотоларыңны 1 августка кадәр безнең Вконтакте төркемендәге махсус альбомга сал! Исем-фамилияң, яшең, укыган, эшләгән урыныңны турында мәгълүмат язарга да онытма.
/"ЯМЬЛЕ ҖӘЙ" КОНКУРСы альбомы/


Вконтактеда “ЯЛКЫН журналы – иҗат, яшьлек, сәләт” төркеменә кергәләп тор. Анда тавыш бирү турында барлык мәгълүмат булачак.


Фотолар 1 августка кадәр кабул ителә. Сайтта тавыш бирүгә старт 1 августта булачак.


Җиңүче сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк!


Һәм @mr.kinder.surprise ясаган зуууур Киндер Сюрприз белән бүләкләнәчәк!



Өч, ике, бер… Киттек! Онытма – “Ялкын” шук, шаян, чая һәм активларны ярата!
?


#ялкын #ялкынжурналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев