Логотип Идель
Ачыш

“Татфак” кабат исем алыштыра

КФУда Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ачыла.

Бу хакта Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов:

- Республикабыз хөкүмәте заказы белән быел өстәмә рәвештә 125 студент кабул иттек. Аларның 75е көндезге бүлектә, 50се читтән торып уку бүлегендә белем ала. Әлеге студентлар киләчәктә икетелле (рус һәм татар телләре) укытучылар булып чыгачак. Алар тарих һәм җәмгыять белеме, математика һәм информатика, музыка һәм өстәмә белем бирү юнәлешләрендә белем ала. Шул уңайдан югары мәктәбебезнең исеме алышына, - диде.

Институт директоры әлеге студентларның өстәмә стипендия алулары турында да хәбәр итте. Көндезге бүлеккә кабул ителгән студентларның беренче семестрда һәркайсы, киләсе семестрдан башлап, өлгерешләренә карап әлеге стипенидияне алачак.

Белгечлекләре татар теленә бәйле булмаса да, әлеге студентларга татар теле дәресләре дә укытыла. Шул исәптән, үз юнәлешләрендәге фәннәр дә күпмедер күләмдә татар телендә алып барыла. Киләчәктә үз тармакларының татарча терминологиясен өйрәнүгә багышланган дәресләр дә булачак, дип вәгъдә итә институт җитәкчелеге.
Сүз уңаеннан, әлеге бүлек соңгы тапкыр үз исемен 2016 елда алыштырган иде. Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе дип аталып йөртелде. 1 ноябрьдән исә аның атамасы Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә үзгәртеләчәк.
Фактлар:

- быел Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 1013 (рекорд сан) студент кабул иткән;

- узган ел бу сан 980 булган;

- институт буенча студентларның уртача имтихан баллары 85не (университет буенча – 78) тәшкил иткән;

- татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә керүчеләрнең уртача баллы 78 булган;

- институтка БДИда 100 балл туплаган 16 студент (университет буенча 65 кеше) кабул ителә;

- институт буенча 1 урынга 16 кеше дәгъва кылган.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев