САК БУЛ: ИНФЕКЦИЯ!

Каникуллар ял өчен бирелсә дә, бер саксыз адымның бөтен ялны бозып куюы бар. Шуңа ял вакытында сәламәтлегең турында ныклабрак кайгырт! Җәй көне еш очрый торган эчәк инфекциясеннән ничек сакланырга кирәклеге турында беләсезме?

Җәй – иммун системасын ныгыту өчен менә дигән вакыт. Сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчәнең пәйда булуы моңа менә дигән сәбәп. Ләкин шушы ук чорда кеше организмы эчәк инфекциясен тиз йоктыра ала.

Яшьләр бу авыруга тизрәк бирешә. Шуңа бу инфекцияне йоктырмас өчен, ялда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

​ ашар алдыннан һәрвакыт кулларны яхшылап сабын белән юарга;

​ су кергәннән һәм кеше күп җыелган урыннарда булганнан соң да кул юу кирәк;

​ экзотик продуктларны һәм җитештерү урыны билегесез булган ризыкларны ашамау хәерле (чөнки ашказанына таныш булмаган ризык ашказаны согының кислоталылыгын киметә. Ә ул, үз чиратында, организмны саклый);

​ көн дәвамында еш чиста су эчәргә кирәк;

​ пляжда, урамдау, шикле урыннарда ризык сатып алмаска тырыш.

Шушы кагыйдәләрне үтәү бөтен гаиләне бу авырудан саклап калачак.

Эчәк инфекциясенең берәр билгесе барлыкка килгәндә дә,
кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    911
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    652
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    558
    0
    0

Блоглар