Логотип Идель
Ачыш

МАЙМЫЛГА АКЧАНЫ КЕМ ТҮЛӘР?

Инстаграмдагы фотоларың арасында терлек-кошлар белән төшкән фотоларың күпме? Песиләр белән селфи ясаудан мөкиббәнме? Ташла бу гамәлләреңне – югыйсә, хәйран гына акчадан колак кагуың бар.

Тарих 2011 елда ук башланган. Британияле Дэвид Слейтер кыргый түбәтәйле павианнарны фотога төшерергә дип Индонезиягә килә. Маймылларның берсе тумыштан фотограф булырга хыялланганын кем белгән бит! Дэвид штативын куеп, фотоаппаратын көйләгән арада Наруто атлы бер павиан аның фотоаппаратын тартып алып, үзен-үзе төшерә башлый. Фотоларның кайберләре шулкадәр уңышлы чыга ки, маймылның шат йөзе дөньяның төрле фотохостингларына эләгә.

Инде төшендә алтын таулар күргән Дэвидның күңеле төшкән һәм ул хостинглар белән судлаша башлаган. Хостинглар фотоларны бетерүдән баш тартканнар, әмма нәтиҗәдә суд Дэвид яклы булып чыга, һәм фотоларны ирекле йөрештән алырга дигән хөкем чыгара.

Дэвид байлыгын санап, шатланырга да өлгерми, аңа җавап дәгъвасы килеп төшә. Бу юлы Дэвид өстеннән шикаятьне ... маймыллар биргән. Дөресрәге, маймылларның хокукларын яклаган адвокатлар. Алар фотоны Наруто үзе ясаганга, акчаларның бер өлеше маймылга да тиеш, дип белдергәннәр.



Берничә суд уза, аларның һәрберсе Дэвид яклы булып чыга. Шуңа да карамастан, фотограф маймыллар белән килешү төзергә карар кыла. Нәтиҗәдә, фотосурәтне сатканнан килгән табышның 25%ын Дэвид Слейтер Наруто сыман маймылларны саклау, яклау белән шөгыльләнә торган хәйрия фондларына җибәреп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев