КӘҺВӘСЕЗ ИРТӘ, ЯКИ КӨЧ БИРӘ ТОРГАН 10 РИЗЫК

Әгәр синең «Duracell» батареяң юк икән, димәк, энергияң җитәрлек дәрәҗәдә юк, дип уйлыйсыңдыр. Кемдер авырганнан соң, башкалар Яңа ел каникулларыннан соң кабаттан укый башларга көч таба алмый. Тик энергияне башка чыганаклардан да алырга мөмкин. Бары тик ысулларын гына белергә кирәк.

Энергияне каян алырга – «Ялкын» киңәшләре:


Көндез черем итеп алу.


30 минут – 1 сәгать йоклап алу хәлне җиңеләйтә, эшне яңа көч белән дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Чәй эчү.


Яхшы сыйфатлы каты итеп пешерелгән чәйне салкын су белән катнаштыр (пропорциясе 1:1), 0,5 литр шушы сыеклыкка 20 төймә аскорбин кислотасы салыгыз.

Иртән зарядка ясау.


Буыннар һәм мускуллар хәрәкәткә килә. Әгәр уңайсыз итеп йокласаң, мускуллар ойый, иртәнгә алар авырта башлый. Зарядка бу сызлауны кыска вакыт эчендә юкка чыгара. Кәеф күтәрелә. Физик активлык начар уйлардан коткара, организмны уянырга мәҗбүр итә. Организм бер көнгә җитәрлек энергия ала.

Музыка тыңлау.


Иртән тиз ритмлы музыка тыңлау кешене уята, тормышны яхшы якка үзгәртергә теләк булдыра. Күңелле, энергетик музыка кеше психикасына да тәэсир итә.

 Көн тәртибенә спорт белән шөгыльләнүне кертү.


Күбрәк энергия сарыф итсәң, аны күбрәк аласың дигән сүз. Физик күнекмәләр организмыңның тукымасын кислород, туклыклы элементлар белән тулыландыра.

Төнлә яхшылап йоклау.


Олы кешегә, энергия запасын тулыландыру өчен, 7-8 сәгать йокларга кирәк. Киресенчә булганда, иммунитет начарлана, ашказаны системасы эшчәнлеге бозыла, хроник арыганлык барлыкка килә.

Уку-эш вакытында кыска тәнәфесләр ясарга өйрән.


Әгәр 1,5 минут тәнәфес ясасаң, бу эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен 6 процентка арттыра. Әгәр икешәр минут тәнәфес ясасаң, эшеңнең нәтиҗәлелеге 11 процентка арта. Һәр сәгать саен 5әр минут ял итсәң, клавиатура, тычканны еш куллану аркасында барлыкка килгән сызлаулар бетәр.

Салкынча су белән юыну -


йокыдан уята.

Саф һавада йөрү.


Кәефне күтәрә, стрессны юкка чыгара, сәламәтлекне, йокыны, ми эшчәнлеген яхшырта.

Витаминнар эчү.


Организм эшчәнлеген яхшырта. Язын һәм көзен поливитаминнар эчү файдалы. Ләкин моны табиб киңәше белән эшләргә кирәк.

Энергия бирә торган 10 продукт:


Арыганлык бетерә торган һәм көне буена энергия бирә торган продуктлар бар. Бүгенге күзәтүдәге исемлектә – 10 ризык. Гадәттә, без тизрәк уяныр өчен иртән кәһвәгә «ябырылабыз». Укуга баргач, тагын бер чынаяк эчәбез. Ә, баксаң, бу эчемлек белән артык мавыгу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән. Организмда кофеинның күп булуы организмның сусыз калуннан, баш авыртуыннан йөрәк һәм ашкайнату тракты авыруларына кадәр китерергә мөмкин, ди. Ярый әле кәһвәдән башка да табигый энергетиклар җитәрлек.

1. Миндаль (Бадәм чикләвеге)


Чи миндаль – көнне башлау өчен менә дигән вариант. Анда Е витамины, магний, аксым бар. Көненә 30 грамм миндаль ашау (якынча 23 чикләвек) кандагы шикәр күләмен нормальләштерә һәм йөрәк-кан тамырлары авруларын киметә.

2. Алма


Алмаларның гликемия индексы түбән. Шуңа аның составындагы шикәр кандагы шикәр күләмен арттырмый.

3. Банан


Банан составындагы калий, В төркеменә кергән витаминнар ризыкны энергиягә әйләндерә. Тикмәгә генә спортчылар да банан белән тукланмый. Бу җиләк-җимеш арыганлыкны бетерә, дәвамлы күнекмәләр вакытында көч бирә.


4. Чиа орлыклары


Бу орлыклар – биологик «батерейка»ларыңның эшләү мөмкинлеген арттыру өчен тагын бер ысул. Орлык составындагы омега-3 майлы кислоталар кәефне күтәрә, оргинзмдагы ялкынсыну процессларын киметә. Клетчатка энергияне арттыра. Бары тик 2 бал кашыгы чи орлыкларын иртәнге смузига өстә һәм кәеф күтәренкелеге бүләк итә.

5. Кокос мае


Аның составында майлы кислоталар күп. Ләкин исмендә «май» сүзе булса да, алар тиз арада энергиягә әйләнә, шуңа да билдә «утырып калмый». Әгәр син көнеңне актив рәвештә планлаштырасың икән, яшелчә боламыгына 1 кашык кокос маен өстәү көне буе ат кебек эшләргә мөмкинлек бирә.

6. Йомырка


Тавык биргән нигъмәттә тимер, аксым, холин бар. Алар баш мие эшчәнлеген яхшырта. Җитмәсә, аксым мускуллар массасын арттыра. Алга таба бу матдәләрнең һәм энергиянең алмашын яхшырта.

7. Әфлисун согы


Әле генә чыгартылган әфлисун согы тәмле генә түгел, туклыклы да! Ул С витамины белән тулы. Бу витамин организмны энергия белән тулыландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Йокы килүне дә «ә» дигәнче, юкка чыгара.


8. Сальса


Иртә белән ризыгыңа шушы әче соусны өстәү организмны энергиягә баета. Йомырка тәбәсе яки омлетка шушы соусны өстәсәң, ул кан тамырларын киңәйтеп җибәрә, уятып җибәрә.

9. Җиләк-җимеш һәм яшелчә


Әле генә өзеп алынган җиләк-җимеш яки яшелчә организмны селкетеп җибәрә, арыганлыкны бетерә. Көнеңне туклыклы яшел смузи һәм алмадан башлап җибәрсәң, энергиянең сиңа ничек агылганын сизми дә калырсың.

10. Су


Су организмдагы кислород күләмен арттырырга булыша. Безнең организм 80 процентка судан тора. Димәк, безгә аз гына да су җитмәсә, бу безнең активлык кимүенә китерә дигән сүз. Шуңа да уянып китәр өчен, су эч! Бүлмә температурасында торган суны иртән иртүк эчәргә дә онытма. Бу иртәнге арыганлыкны юкка чыгара һәм организмдагы матдәләр алмашынуын яхшырта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    945
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    500
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    375
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019