ХӘМДҮНӘ АПА - ӘЛЛӘ БЛОГЕР, ӘЛЛӘ РЭПЕР?! /ВИДЕО/

Хәмдүнә Тимергалиева "ХәмDНюша" блогын алып бара башлаган.

Берничә буын кумиры Хәмдүнә апа Тимергалиева хәзер җырчы гына түгел, блогер да. Халык мәкале дә "Бер булганнан бар да була", - ди бит. Хәмдүнә апа хәзер "Хаю-хай!" дип исәнләшә, "ХӘМ DE BEAUTI" рубрикасында киңәшләр өләшә, лайфхаклар аңлата.

Сезнең дә ХәмDНюшаның сумкасында ни барлыгын беләсегез киләме? Яки ертылган колготкига яңа тормыш өрү серләре кызыксындырамы? Бәлки интернет йолдызының дуслары ILHAM666SHAKIR, MC Asaf Вәлиев белән танышу теләге уянгандыр?

Алайса түбәндәге видеоязмалар сезнең өчен:)










@tatarradiosi инстаграмыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    735
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    647
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    492
    0
    0

Блоглар