ЧУАР ОЕКБАШЛАР - УҢЫШ БИЛГЕСЕ

Чуар оекбашлар уңышка ирешергә ярдәм итә икән! Моны Гарвард шәһәре бизнес-мәктәбе галимнәре раслаган. Алар фикеренчә, офиска яки эшлекле очрашуга кызык рәсемнәр төшкән оекбашлар кигән кешеләр, дресс-код саклаучыларга караганда, янәшәдәгеләргә күпкә акыллырак, сәләтле һәм уңышка ирешүчән булып тоела икән.

Белгечләр, очрашуларда мондый оекбаш киючеләрне курыкмыйча, үз фикерендә тора алучылар кебек кабул итәләр, дип ассызыклый.

Әйләнә-тирәдәгеләр чуар оекбаш киючене үз көченә, мөмкинлекләренә ышанган, тормышта үз урынын тапкан кеше итеп күрә.

Америка психологы Джошуа Дэвис та киемнәрнең ничек кешенең үз-үзен тотышына, эчке халәтенә тәэсир итүен өйрәнә. Ул лаборатория хезмәткәрләренең гади, үз киемнәре урынына халат киеп эшләгәндә, эшләре нәтиҗәлерәк булуын билгели. Мондый махсус формада алар үзләрен белемле һәм квалификацияле белгечләр итеп тоя икән.

Чуар оекбашлар да нәкъ шулай үзеңне иркен, ышанычлы хис итәргә ярдәм итә, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
534
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1408
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1452
0
0