Логотип Идель
Ачыш

"ҮРНӘК ЯШЬТӘШ": Джозайа Видман – яшенне "җиңгән" малай

Аризонадан (АКШ) 13-яшьлек Джозайа Видман – супербатыр! Юк, ул оча да белми, артык тиз хәрәкәт тә итми. Ул бары тик яшен сугып исән калган.

Егет үзенең дус малае белән парк буйлап скейтбордта йөргән. Малайлар бераз мавыгып киткән һәм һава торышы бозылганын сизми калган. Чын-чынлап давыл башланырга торганын аңлап алган егетләр тизрәк өйләренә кайтырга җыенган. Әмма парк буйлап чыгып барган чакта Джозайага яшен суккан, дип хәбәр итә The Daily Mail.


“Кинәт мин каты шартлау тойдым. Эссе булып китте, ә аннары – бары караңгылык. Мин аңга килгәндә инде хастаханәдә идем. Мин хәтта үземнең монда инде 3 көн ятканымны белми һәм хәтерләми идем. Мин үземне бары тик йоклап торган гына кебек хис итә идем”. Джозайа Видман

Яшен разряды Джозайаны өскә күтәреп җиргә ата. Егылганда ул башы белән каты гына бәрелә һәм аңын җуя. Дус малае Хавьер аны селкетеп һәм исемен кычкырып карый, ләкин бар да нәтиҗәсез була. Әмма бәхете бар икән егетнең. Күршесе тиз арада беренче ярдәм күрсәткәннән соң, Джозайаны табиблар Финикс балалар хастаханәсенә илтә. Джозайа нәкъ менә әлеге хастаханәдә 3 көн узгач, беренче тапкыр аңына килә.

Егетнең әти-әнисе Криста һәм Уильям бар да фаҗигалерәк тәмамланырга мөмкин иде, дип уйлыйлар.
“Кешегә яшен бәрү очрагы – шактый сирәк күренеш. Һәм без моңа улыбыз очрар, дип уйлап та карамаган идек. Скейтта йөрергә ул 3 айлап элек кенә өйрәнде. Әле ярый яшен сукканда скейтын кочаклап барган булган. Такта үзенә яшен көченең бер өлешен алган булса кирәк. Һәм ул хәтта сынмаган да. Джозайа белән бар да яхшы булачак. Нәкъ менә хәзер аны бары тик бер генә нәрсә борчый – ни кызганыч, уку башланганга кадәр әле ике атна вакыт бар, ә аның инде хәзер үк мәктәптә күренәсе килә, ул бит безнең хәзер “Мистер Популярлык”“. Егетнең әтисе Уильям Видман


Вакыйга нәтиҗәсендә Джозайаның йөрәге бер минутка туктап тора. Моннан тыш аның мие селкенә, баш сөяге чатный, аяклары бераз гына пешә һәм кыска вакытка хәтерен югалтып тора. Дус егете Хавьер бары тик каты кайнарлыкны гына сизә, җитди җәрәхәт-пешкән урыннары булмый. Джозайаны инде хастаханәдән чыгарганнар, хәзер ул үзенең яңа популяр статусына күнегеп килә, һәм скейтта йөрүне ташларга җыенмый.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=kQOljcRyguo[/embed]

Белешмә: яшеннең бер разряды 60-Ваттлык лампочканы 6 ай буена бер дә сүндермичә тоту өчен җитәрлек күләмдә энергиягә ия. Кешегә яшен сугу мөмкинлеге 1/300 000 дип бәяләнә. Ел саен яшеннән дөнья буйлап 24 000 кеше тирәсе һәлак була. Яшен суккан кешеләрнең 90%ы исән кала, әмма аларның күбесенең сәламәтлегенә җитди зыян килә: каты пешүләр, йөрәк туктаулар эзсез узмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев