Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

ХАКИМҖАНОВА АЛИЯ

14 декабря 2020, 17:05
618
0
0

Логин. Пароль. ВКонтакте.”10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың да бетте бит инде. Берни дә булмый.”

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим, әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

 *Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән ВКга кермим. Нәрсә була-шул була, - дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Иртә җитте. Камилә торып урынын  җыештырды, битен юды һәм ашарга кухняга чыкты. Ул бүген бик борчыла, хәтта контроль эш эшләгәндә дә аның хәтле борчылганы юк иде. Әнисе:  “ Кызым, авырмыйсыңдыр бит?” - дип кызыксынды. “Юк, әнием, бар да яхшы. Кара, урамда нинди моңсу көннәр, минем күңелем дә моңсу”, - диде ул. Мәктәп формасын киеп, сумкасын алып,  Камилә мәктәпкә китте.  Аларның өе мәктәптән ерак түгел, бары тик  15 минутлык юл.  Камилә класс  ишегенә килеп җиткәч, туктап калды. “Ә бәлки ул мине яратмыйдыр? Җитте Камилә, борчылма, ни булса, шул була!”- дип тынычландырды үзен Камилә. Ул класска кергәндә классташлары нәрсәдер сойләшәләр иде. Камилә алар белән исәнләшеп,  үз урынына барып утырды. Классташлары арасында Алмазны тапмады ул. “Соңга каладыр”, –  дип кенә уйлап куйды. Кабинетка класс җитәкчесе килеп керде. 

«Исәнмесез, балалар! Сезгә бер яңалык әйтәсем бар. Алмаз бүтән безнең класста түгел,» – дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде укытучы, балалардан «Нишләп? Ни өчен?» дигән сораулар килә башлады. «Чөнки, алар, гаиләләре белән икенче шәһәргә күченделәр ”, - дип тынычландырды балаларны класс җитәкчесе.                                                                              

Ниһаять,  дәресләр бетте. Камилә тиз генә киенде дә өенә таба юл тотты. Урамда яңгыр ява, аяк асты пычрак, ә Камилә өенә йөгерә. Аның тизрәк кайтып, ноутбукны ачып карыйсы, дөресен беләсе килә.  Башка көнне 15 минутта кайта торган юлны, ул бүген 5 минутта кайтып җитте. Ноутбукны кабызып, Камилә ВКонтакте га керде. Экранга карап, Камиләнең күзеннән яшьләр тама башлады. Алмазга язылган сообщение укылган, ләкин җавап язылмаган. «Димәк, ул мине яратмый», – дип кычкырып җибәрде Камилә.

Алтын яфраклы агачлары, койган яңгырлары белән моңсулы көз дә үтеп китте.  Яңа елны Камилә гаиләсе белән каршы алды. Буранлы кыш та үтеп китте. Эх, тиз үтә икән шул вакыт дигән нәрсә. Камилә Алмазны онытты, ләкин аңа карата мәхәббәте сүнмәде.

Быел Камиләнең мәктәптә соңгы елы. Тиздән соңгы кыңгырау, имтиханнар, классташлар белән соңгы тапкыр күрешү...  Камилә имтиханнарны “5” ле билгеләренә генә биреп, әнисе кебек табиб булырга укырга керде.

Беркөнне, Бауман урамы буйлап, Камилә акрын гына атлап бара иде. Каршысына бер егет килгәне күрде.  Камилә аны таныды.   Ниһаять, алар очраштылар. Алмаз Камиләне кочаклап алды.

– Ничек  хәлләрен?   – дип, әңгәмәне башлап җибәрде Алмаз.

– Барысы да яхшы. Үзең ничек?   – дип кызыксынды Камилә.

–  Әйбәт. Ә без кире Казанга кайттык. Мин сине сагынган идем ,  - диде Алмаз.

– Мин дә , – дип, шыпырт кына җавап бирде Камилә.

– Әйдә, бүген кич шушы урында очрашабыз? –  дип тәкъдим итте Алмаз.

– Әйдә. Очрашканга кадәр, – дип саубуллашты Камилә.

Камилә бүген күкнең җиденче катында, ул бүген бик бәхетле.

Камилә белән Алмаз яңадан  Бауман урамында очраштылар. Кич. Ике серле йөрәк акрын гына, кулны-кулга тотынышып атлап бара. Кинәт, тынычлыкны бозып, Камилә:

– Алмаз, нигә син көз көне минем язган сообщениега җавап язмадың?” – дип сорады.

– Белмим шул, Камилә. Оялганмындыр. Шул вакытта сина җавап бирмәгәнемә, хәзер дә үкенәм. Мин сине яратам, Камилә! , - диде Алмаз.

– Алмаз, мин дә сине бик нык яратам! Ни булган, шул булган.  Хәзер без бергә, без бәхетле! - дип сүзне тәмамлады Камилә.

Караңгы күк йөзендә йолдызлар җем-җем килә. Әйтерсең, алар өстән  күзәтеп тора. Бүген ай да елмая, яшьләрнең бәхетенә шатлана. Ә яшьләр акрын гына атлап, кулны- кулга тотынышып балачакларын, мәктәп елларын искә төшерәләр.

Хакимҗанова Алия Раушан кызы, Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” нең 8 нче сыйныф укучысы.

Нет комментариев