Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

ГАЛЯВЕТДИНОВА ФИРДИНӘ

14 декабря 2020, 17:37
610
0
0

Логин. Пароль. ВКонтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим, әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән ВКга кермим. Нәрсә була-шул була, - дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Күпмедер вакыт уйга чумып яткач, Камилә йоклап китте. Ләкин аның йокысы тыныч булмады: төшендә кыз Алмазны күрде. Имеш, Алмаз аның мәхәббәтен кире каккан...

Иртә белән уянгач, Камилә узен начар хис итте, аның суык битләреннән кайнар яшь тамчылары ага башлады. Кыз үзенең серен ачуына үкенде. Мәктәпкә соңа калуын аңлап, кыз уйларын читкә куып, тиз-тиз генә киенә башлады.

*Мәктәптә*

– Камилә! Камилә дим! – Камилә айдан җиргә төшеп, янынды утырган Алисәгә карап:

– Ни булды? – дип җавап кайтарды.

– Ә синең үзеңә  ни булды соң? Дөньяңны онытып утырасың. Мин бит синең иң якын дустың, ә син мин сөйләгәннәрне ишетмисең дә! – Гел елмаеп йөргән Алисәнең күзләрендз утлар яна иде.

– Гафу ит инде мине, мин үземне бүген начар хис итәм – диеп җавап кайтарды Камилә, - әйдә тәнәфес башлангач кабат сөйләрсең, ә мин сине күземне дә йоммыйча тыңлармын, дип  елмаеп куйды.

Дәрес бетүгә кызлар коридорга чыктылар. Алисә шунда ук үзенең маҗараларын сөйли  дә башлады:

– Кичә, миңа Алмаз ВК га хат җибәрде. – Камиләнең җемелдәп торган күзләре гаҗәпләнүдән тагын да зурайды. Алисә дәвам итте:

– Ул миңа мәхәббәт турында бер шигырь җибәрде... – Камиләнең күзләреннән яшьләр диңгез суыдай бәреп чыкты, ул ахырга хәтле тыңлап бетерә алмады. Кыз тиз-тиз коридор буйлап йөгереп китте һәм кинәт ул кемгәдер килеп бәрелде. Алмаз Камиләнең кыяфәтен күреп аптырап китте.

– Ни булды? – дип сорады ул гаҗәпләнеплеп. Камилә күзен идәнгә юнәлтеп җавап бирде:

– Булмады. Мин җибәргән хатны оныт....

– Нигә? Мин онытырга теләмим, мин дә сине яратам! Мин сиңа багышлап хәтта шигырь дә иҗат иттем, Камилә, нигә алай дисең? – диде Алмаз кызның сүзләрен аңлап җиткерми, - Алисә сиңа әйтмәдемени? Сиңа җибәрәм дип, мин шигырьне ялгыш аңа җибәргәнмен. Ул сиңа әйтермен дигән иде. Гафу ит Камилә...            

Арча районы, Ташкичү мәктәбе, Галяветдинова Фирдинә

Нет комментариев