Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2018

19 сентября 2018 СЕНТЯБРЬ 2018

Сентябрь тулы көченә «эшли» башлады. Сизәсезме? Әле кичә генә кояшның җылы нурларынды коенып, җиңелчә күлмәк-кофталардан йөрсәк, инде бүген җылы киемнәребезне шкафтан чыгардык. Нишләмәк кирәк, көз көз инде ул. Кара әле, көз дигәннән, сезнең өчен көз нинди ул? Мәсәлән, минем өчен көз ул – пычрак катыш яфрак боламыгы, яңгыр, салкын җил, салкын өй (чөнки әле дә җылылык бирмәгәннәр!) Ә-ә-ә-ә юк икән, көз ул – кайнар чәй, җылы кием, сары яфраклар – кыскасы... Кыскасы, көзнең нинди булуы бары тик безнең үзебездән генә тора икән. Менә бүген, бер карасаң, көне салкын, яңгырлы, ләкин минем кәефем күтәренке. Чөнки кулымда «Ялкын» журналы һәм кайнар кәһвә. Әле күреп өлгермәгән булсагыз, сезнең өчен дә кыска гына күзәтү ясап алыйм әле. Киттек! Бу санда сезне берьюлы 7 бала язмасы көтә. Бала дип язуыма ачуланмыйсыздыр, шәт?!;) Соңгы арада «Ялкын» битләрендә сездән килгән язмалар күбрәк урын ала башлады. Һәм бу күренеш безне чиксез куандыра. Без – сезнең өчен, ә сез безнең өчен язасыз булып чыга бит. Әгәр синең әлегәчә «Ялкын»да язмаларың, фотоларың чыкмаган булса, мәкаләләреңне безнең почтага җибәреп, көчеңне сынап карый аласың. «Минем әти – үрнәк әти!», «Глицин кирәкми!», «Сәләт – бездә, без – «Сәләт»тә!», «Борынгы Болгарга сәяхәтем», «Журналист. Тату. Пирсинг?», «Өстә – калын кофта, ә аякта – итек. Нишләргә?» язмалары безгә бик ошады. Сезгә дә ошар дип өметләнеп калам. Бу санда журналның тышлыгында кемнәр икән дип баш ватучылар өчен, 4-5нче битләргә игътибарлырак булырга тәкъдим итәм. Бу санда сезне бик үзенчәлекле гаилә – абыйлы-сеңелле Әдилә һәм Самат Сафиннар белән танышу көтә. Кай җирләре белән үзенчәлекле соң алар дип аптырап утырганчы, тизрәк журналны ачып укыгыз. Әле уку елы башы гына булса да, һәркемне имтихан дигән «өрәк» белән куркыта башладылар инде. Ә имтиханнан соң «Нишләргә: кая укырга керергә? 9нчы сыйныфтан соң укуны дәвам итәргәме, әллә китәргәме?» ише сораулар борчый башлый. Ә без сезгә бүгеннән әлеге сорауга җавап табарга ярдәм итәбез. Шуңа күрә 6-7нче битләрдәге «Укучымы, студентмы: аңлый алмый тик торам...» һәм «INSTAGRAMсыз тормыш. БДИда – 100 балл» язмаларын тәкъдим итәбез. Бу ике мәкалә белән танышкан кеше имтиханнарын да яхшы бирә алачак һәм үзенә якты киләчәккә юл да ачачак. Сүз бирәм!;) Ерак-ера-а-а-ак киләчәге турында кайгыртучылар өчен, «Замана һөнәрләре» рубрикасы үз эшен дәвам итә. Укымый калма. Мондый һөнәр вәкилләрен күргән булсаң да, авырлыклары турында ишеткәнең юк әле. Иманым камил! «Әй, иртәгәсе өчен ишәк кайгырган» принцибыннан чыгып яшәүчеләр дә юк түгел арабызда. Шулай бит?!;) Бүгенге көн «проблема»ларын хәл итәсе иде әле. Мәсәлән, мәхәббәт пробемасын. Кайберәүләр өчен математикадан да катлаулырак булып чыкты бугай бу «фән». Алгоритмда бер генә ялгыш «адым» һәм беттең. Сызып ташлап, яңадан чишә башлап булмый шул «мәсьәләне». Әгәр арагызда шундый авыр хәлдә калучылар булса, сезгә чираттагы шпаргалкабызны тәкъдим итәбез. «Оялчан алма» – яшерен сорауларга җавап табу урыны. Тукта, бер язмадан икенчесенә «сикерә» «сикерә», җәйнең кызу мәкаләләрен төшереп калдыра язганмын. Урамда сентябрь генә бит әле. Шуңа күрә җәйнең күңелле мизгелләрен искә төшереп алырга була. «Тартарикларга нәрсәләр сатып алырга мөмкин?», «Форум берләштерә», «Чын урманчы коралы – Колесов кылычы», «Сәләт: нәтиҗәләр ясар вакыт» язмалары сезне, һичшиксез, җәйнең кызу көннәренә кире кайтарыр. «Ялкын» – гореф-гадәтләренә һәрчак тугры кала торган журнал. Шуңа күрә дә традицион «МедЛайфХак», «Ачык сандык», «Әдәби тәнәфес», «Дин», «Шоу-биз», «Йолдызлы киңәш», «Спорт», «Кызыклы фән» рубрикаларын дәвам итәбез. Кыскасы, «Ялкын»ның яңа саны белән сезгә ТОЧНО (!) күңелсез булмас. Яратып, Чаткы Ялкынлы Журналны каян алырга дисеңме? Иң җиңел ысулы – почта аша яздырту! Һәр айның 20сенә кадәр язылсагыз, киләсе айдан “Ялкын” сезнең өегезгә үзе килер! Язылу индексы: П2334. Ә журналга өйдән дә чыкмыйча язылам дисәң, банерга бас ⇓⇓⇓ Шулай ук август санының иң яхшы язмасын да билгеләп үтик. Бу юлы укучыларыбыз бик иренеп кенә тавыш биргән. Рүзәл Шәриповның "ЧЫН ЖУРНАЛИСТ БУЛАЧАКМЫН!" дигән язмасын укучылар иң күбе булган. Котлыйбыз! Рүзәлне редакциябездә көтеп калабыз!  Дустым, “Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. "Ялкын"ның иң шәп язма авторы исеме, әлбәттә, шәп статус. Ләкин "Ялкын" моның белән генә чикләнми һә-ә-ә-әм...  Һәм бу санның иң яхшы язма авторына мега бүләк ясый! Без җиңүче авторга үзе теләгән татар эстрадасы йолдызы белән кафеда "свидание" бүләк итәбез. Шуңа өстәп, яраткан йолдызыңнан интервью алу мөмкинлеге дә булачак. Яраткан йолдызыңа сораулар - синнән. Кафе - бездән. Йә, кем мондый бүләк иясе булырга әзер?  [poll id="16"]